Ваня Фокин Магнитогорск шәһәреннән Мәскәүгә 3 кг ашамлык җибәреп, коткаручысын бәйрәм белән тәбрикләгән.
⠀
Грейс исемле эт Ваняны шартлаудан соң табып ала. Әлеге фаҗигадан соң, коткаручы белән могҗиза ярдәмендә исән калган баланың беренче очрашулары. Әлбәттә, әлегә видеоэлемтә аша гына. Ваняның әти-әниләре шулай ук башка коткаручылар белән дә аралашып, баланың хәле турында сөйләшәләр.