Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Яңа елның беренче көнендә циклонның җылы секторы йогынтысында Татарстанда дымлы һәм җылы һава булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә бераз кар, урыны белән юеш кар явуы көтелә. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булырга мөмкин.

Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгыш юнәлешкә күчүчән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, вакыты белән секундына 14 метр булырга мөмкин. Юлның кайбер участокларында кар көртләре һәм бозлавык булачак, дип кисәтә синоптиклар.

Көндез һава температурасы -4…+1 градус булачак. Метеорологлар фаразлары буенча атмосфера басымы артачак.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле