Маузир Гыйниятуллинның тормыш иптәше: «Кыен булса да, без синең өчен алга таба яшәргә тырышачакбыз»

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

21 декабрь Чаллыда татар дөньясына билгеле шәхес Маузир Гыйниятуллин 57 яшендә вафат булды. Аның тормыш иптәше Гөлирә Гыйниятуллина бу авыр кайгыны бергә күтәрергә булышкан һәр кешегә рәхмәтен җиткерде.

«Беркемгә дә мондый кайгы килмәсен. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет-шатлык телим. Булганыгызга рәхмәт!» — дип яза ул үзләренең кайгысына битараф калмаган, ярдәм иткән кешеләргә.

Гөлирә ханым Маузир Гыйниятуллинның тормыш сөючән, үзенең гаиләсе, эшчәнлеге өчен гомерен бирергә әзер торуын, беркайчан да беркемне дә гаепләмәвен искә алды. «Ике дә уйламыйча, бергә кичкән 30 ел гомерне янәдән синең белән үтәр идем. Син безне ныклы гаилә булырга өйрәттең. Кыен булса да, без синең өчен алга таба яшәргә тырышачакбыз. Син һәрчак безнең күңелдә. Догаларыбыздан калдырмабыз! Тыныч йокла, сөеклебез безнең! Синең җаның Гөлирә» — дип мөрәҗәгать итә ул гаилә башлыгына.

 

Мәгълүмат: mauzir.agidel

Бәйле