Алдагы биш көндә Идел буенда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

 Идел буе төбәкләрендә алдагы биш көндә аномаль җылылык зонасы булачак. Бу хакта Гидрометеорология үзәге директоры вазифасын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Аномаль җылылык зонасында, аерым алганда, Ленинград, Вологда, Псков өлкәләре, Үзәк федераль округ төбәкләре, шул исәптән Мәскәү, Идел буе шәһәрләре булачак», диелә агентлык хәбәрендә.

Вильфанд билгеләп үткәнчә, илнең күпчелек өлешендә аномаль һава торышы күзәтелә. Фаразлаулар буенча, климатик нормадан тайпылыш 12 градус тәшкил итәчәк.

Элегрәк илнең Гидрометеорология үзәге Россиядә җылы кышны глобаль җылыну белән аңлатты. Климатологлар хәзерге Россия кышының Европа кышлары белән охшашлыгын таба инде.

Синоптиклар фаразлары буенча, Россиядә яз да җылы булачак. Быел климатик яз март ахырында көтелә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

 

Бәйле