Ике баласын үтергән ана реанимациядә үлгән

-- Alfia

Пермь өлкәсендә ике баласын үтерүдә гаепләнүче хатын үлгән. 32 яшьлек хатын үзенә кул салганнан соң, реанимациягә озатылган булган. 

Фаҗига Кудымкар шәһәрендә булган. Дүрт бала анасы билгесез сәбәпләр аркасында, бер һәм биш яшьлек ике баласын буып үтергән. Аннары үзенә кул салырга тырышкан һәм иренә шалтыраткан. Ир өйгә кайтып җиткәндә инде соң булган.

Күршеләре әлеге гаиләне яхшы яктан гына белә. Ир дә, хатын да эчмәгәннәр, тәртипле яшәгәннәр. Кайбер матбугат чаралары хатын реанимаиядә аңына килгән вакытта «җен чыгрырга» тырышканлыгын әйткән, дигән сүзләр йөри. Тик чынлыкта ул аңына килмәгән һәм аның бернинди секталарда да тормавы ачыкланган.

Ике — өч һәм тугыз яшьлек балалары хәзерге вакытта әтиләре белән.

 

Мәгълүмат: shahrikazan.ru

Бәйле