«Нишләп була, әни! Язмыштыр, күрәсең!»

-- Alfia

Ахыры. Язманың беренче, икенчеөченче, дүртенче өлешләрен сылтама буенча укый аласыз.

– Әни, карап тордыңмы, каршы чыккансың! Исәнлекме?
– Хәерле иртә, улым! Нишләп әче таңнан Динисламны аптыратып йөрисең, рәхәтләнеп караватында йоклатмыйча?
– Көне андый түгел, әни?
– Көнгә ни булган? Сәнифә өйдә юкмы?
– Өйдә.
– Соң өйдә булгач, бала бит инде Сәнифәнең тавышын да таный сыман, кулына алуга елаудан туктый.
– Сәнифә бүген бушамас ул, әни!
– Эшкә киттемени? Я, Динисламны залга алып кер, әйдә, шунда диванга яткызыйк булмаса!
Динар әнисенә авыр хәбәрне ничек әйтергә белми аптырый. Миләүшә улына сынап карауга, карашларын түбән төшерә.
– Сәнифә баланы караудан баш тарттымы әллә, улым? Булдыра алган кадәр үзем карашсам гына инде оныгымны…
Миләүшә баланы төргәктән чишеп җибәрде. «Бигрәк сөйкемле бала! Тимеровларның бер дигән дәвамчысы булыр бу! Карале, бармакларны нинди нык тота, улым! Көчле булыр, Алла боерса, оныгыбыз! Әтисе белән әнисенең нык терәге булыр Динисламыбыз!» – дип, малай янына тезләнгән Миләүшә аның кул бармакларын яратып үпте.
– Их, бу сабыйның исенең тәмлелеге! Менә әниең дә терелеп чыксын да, балам, рәхәтләнеп өчәүләп безгә гел кунаккка килерсез. Минем дә күңелләрем күтәрелер!
– Булмас, әни! Өчәү булмас!
– Ни сөйлисең улым, нинди булмау, кая китмәкче буласың син дә?
– Юк, әни, мин түгел, Фирая китеп барды… – Динарның тавышы калтырап чыкты.
Миләүшә аптырап улына күтәрелеп карады.
– Фирая… килен аңын җуйганмы? Температурасы күтәрелгәнме әллә, улым?
– Юк, әни, бөтенләйгә… Кайтмаслык җиргә…
– Тфү, авызыңнан җил алсын! Нинди кайтмаслык? Тфү, диген!
– Кичә кич… без сиңа әйтмәдек кенә, әни, туган көнең иде бит. Синең шатлыклы көнеңне каралтасыбыз килмәде.
– Улым, Динислам балам! – Миләүшә йөрәген тотып, ни әйтергә, нишләргә белми үксеп елап җибәрде. – И Ходаем, бигрәк тә яраткан бәндәң икәнмен ич! Кайгыларны өясең дә өясең, берсен ерып кына чыгам, икенче сагыш дулкыны күмеп китә…
Улы әнисен иңбашыннан кочып куйды.
– Нишләп була, әни! Язмыштыр, күрәсең! Улыбыз тугач, шундый шатланган иде Фирая, биш минут узган саен шалтырата, күзләре, борыны, чәче, аяклары нинди, авызын ничек бөрә, ничек тартыла, ничек имә – барысын да миңа сөйләп кенә торды бит! Үз хәле хәл булса да, баланы кочагына алып беренче тапкыр имезүен дә фотога төшереп телефоннан җибәргән иде… Әни, мин оныгыңны беразга синең яныңда калдырам. Сәнифә белән өйне әзерләргә кирәк. Фираяны моргтан сездән кайтышлый дус егетләр белән кереп алачакбыз. Булатка да шалтыраттым, ул да булышыр.
Миләүшә аны-моны уйлап, әйтеп өлгергәнче, Динар чыгып та китте.

Тере йомгак белән Миләүшә берүзе калды. Улы калдырган зур сумкадан алыштырырга кирәкле киемнәрне барлады. Ничек булса да онытылырга кирәк иде – бөтен йөрәк җылысын оныкка бирергә омтылды. Динислам йоклаган арада хатын төшке ашны әзерләп куйды. «Киленне күмеп кайткач, кереп ашап-эчми калмаслар, көне буе җыелган җан әрнеткеч борчуларны кайнар чәй белән булса да юып төшерергә кирәк булыр», – дип уйлады ул.
Төшке кояш, ашыга-ашыга, офыктан качарга тырышканда, уллары да, Сәнифә дә, Чыңгыз да кайтты. Беренче сүзне ире башлады.
– Озаттык киленне, Миләш! Китте Фирая… Динисламны калдырып китте… Ирнең бугазына төер утырды, сүзен әйтә алмый торды. Шундый матур, акыллы кешеләрне җыярга булган, ахры, Ходай үз янына?! Айсылу… Фирая… Я кемгә нинди начарлык кылган инде бу чибәркәйләр?
Чыңгызга кушылып сүз катучы булмады. Һәркемнең күкрәгендә – сагыш, башында бер уй: «Динисламны Динар ялгызы ничек үстерер? Өйләнерме? Өйләнсә, кемгә өйләнер? Балалы иргә килердәй олы йөрәкле хатын-кыз табылырмы?»
– Әни, Сәнифә монда гына, синең янда кунса ярармы? Баланы әнисенең мәете чыккан йортка алып кайтасым килми әлегә.
– Кунсын, улым, урын җитәрлек бит! Кирәк икән, әнә Булатлар бүлмәсенә урнаштырырбыз оныкны. Бүлмә барыбер буш тора бит. Ул зуррак та, яктырак та. Тик кич син аның коляскасын алып кил инде, зур караватта йокламас ул, балам! «Син нишлисең?» – дигәндәй хатын иренә карады. Чыңгыз Миләүшәне күз карашларыннан аңларга өйрәнеп беткән иде инде:
– Мин хастаханәгә барып киләм әле, анда нинди хәбәрләр көтә икән? – дип, өйдән чыгып китте.
Булат та: «Гөлираны каршы алам», – дигән сәбәп белән китү ягын карады.
– Миләүшә апа, ник болай килеп чыкты икән? Динар белән Фирая апа бигрәк пар килгән иде бит! Икесе дә – сабыр, тырыш, бер-берсенә аз гына тавыш күтәрмәсләр, гел аңлашып кына яшиләр иде бит! Күз тигәндер аларга. Кешеләр бит сокланып караудан бигрәк, көнләшеп, ачу белән, каргап карый.
– Бар да алай түгелдер, алтыным, әйбәт кешеләр дә күп. Фираябыз да бик яхшы иде. Ул тәмле телле, ул кулыннан теләсә нинди эш килүме – әрәм генә булды сабыем. – Хатын күзләрен сөртеп алды. – Син дә ихлас күңелле! Менә бит әле оныгыбыз өчен үзең дә үлеп торасың! Эшеңнән күпмегә җибәргәннәр иде соң?
– Бер айга отпуск алган идем. Санаулы вакыт бик тиз уза шул, Миләүшә апа. Динислам өчен мин эшемне дә ташларга риза… вакытлыча… бердәнбер апам баласы бит ул! Динарны да хөрмәт итәм. Сезне дә!
Онык мышык-мышык итеп яткан арада, ике хатын-кыз бүлмәдә урын көйләделәр, баланың киемнәрен урнаштырдылар. Миләүшә, Сәнифәнең яшь булса да, бар эшкә кулы ятып торуын күреп, соклануын яшермәде.
– Динарга да, оныгыма да синдәй бер булдыклы хатын-кыз насыйп итсен иде, Ходаем!
Сәнифә җавап кайтармады, бары ике бите пешкән алма күк кызарып. ирен читеннән генә азрак елмаю төсмере чыгарды.
Динислам белән мавыгып, кич җиткәнен сизми дә калдылар.
Ишектән берьюлы әтиле-уллы Чыңгыз белән Динар кайтып кергәч кенә, табын әзерләргә кирәге исләренә төште. Миләүшә Чыңгызның да кабат өйгә кайтуына бик сөенде, аның бу сөенече йөзенә дә чыкты.
– Менә кайтып әйбәт эшләдең! Динисламга без барыбыз да кирәк хәзер. Чиратлап карасак та таманга гына килер, – дип куйды. Сабирә нихәл соң анда?
– Әйбәтләнгән. Минем аңа кирәгем юк бугай.
– Нишләп алай дисең, Чыңгыз? Үзе әйттеме шулай дип?
– Әлегә әйтмәде…
– Бусы нинди сүз тагын, ничек инде әлегә?
– Талип Салихович аның яныннан чыкмый да бугай. Мин палатага кергәндә дә, Сабирәнең кулларыннан тотып, янында утыра иде. Миңа да кирәксезлегемне аңлаткандай: «Сез Сабирә өчен борчылмагыз. Хәле әйбәтләнеп бара. Мин аны аякка бастыру өчен бөтен көчемне куячакмын. Аны тынычлыкта калдырырга кирәк. Еш килмәгез. Ул сезне күргән саен кызын искә төшерер, кабат борчылыр. Сирәк күренегез сез аның күзенә!» – диде. Әйтсә, утырса ни булган, Чыңгыз? Ул бит – табиб!
– Миләүшә, мин Сабирәнең күзләрендә миңа карата битарафлык сиздем. Талип белән елмаебрак сөйләшә төсле тоелды.
– Күңелеңә әллә нинди уйлар кертмә син, Чыңгыз! Авыру кеше ничек карамас та, ничек сөйләшмәс?! Якын кешенең кайгыртуы иң авыр вакытта беленә дә инде. – Кирәк булса, барырсың да, карарсың да Сабирәңне!
Иртә… Кояш нурларының кочагына кереп, борчулар арыткан тәнен кузгата алмыйча, күзләрен ачып озак ятты Миләүшә. Чыңгызның урыны буш иде. Бары тик иреннән калган хушбуй исе сеңгән мендәр генә: «Мин ялгыз әле менә, хуҗам мине әллә яратмый инде», – дигәндәй, изелгән корсагын кабарта алмыйча, мескенләнеп ята. Күрше бүлмәдән Динисламның тонык кына елаганы ишетелә, ашыйсы килә торгандыр. «Их, әнисе кочагында күкрәк сөте имеп ятасы чагында бит… Әти-әнисенә шатлык нуры сибеп, уртада әвәләнәсе урынга… Фирая киленем, киттең дә бардың – ай күрде, кояш алды!»
Хатын киенеп, култык таякларын идәнгә артык шакылдатмаска тырышып, кухняга чыкты.
– Хәерле иртә, Миләүшә апа! Менә Динисламга сөт җылытам әле… – дип каршылады аны Сәнифә. – Сезнең өй килеште аңа, тыныч йоклады, уянып аптыратмады. Өегезнең һавасы әйбәт, Миләүшә апа, аурасы да! Ничә көн керфек какмаган идем, мин дә изелеп йоклап киткәнмен.
– Хәерле иртәләр булсын инде, балам!
– Динисламны ашатып алам да, мин Фирая апаның эшләнеп бетмәгән эшләрен тәртипкә китерергә өйләренә барып киләм. Оныкны беразга сезгә калдырам инде, Миләүшә апа, яме!
– И алтыным, ул эш дигәннәрен кем эшләп бетергән инде аны, «кеше үзе үлгәч тә өч көнлек эше кала», диләр бит! Карармын, карармын. Утырган җирдән ыштаннар гына алыштырырлык хәлдә әле мин.
Хатын өстәл өстендә торган чәйнеккә игътибар итте. Кайнар иде. Чыңгыз кайнатып киткән булса кирәк. Динисламны күтәреп Динар да кухняга кергәч, өстәл тирәсе тулып китте.
– И ошады, әни, улыбызга бүлмәгез дә, карават та! Төнлә әллә ничә кереп карадым. Сәнифә дә, Динислам да рәхәтләнеп йоклыйлар иде.
Бер оя, бер төп булып, түгәрәкләнеп чәй эчтеләр. Сәнифә генә башта Динисламны кулларына алып, имезлек белән сөт эчерде. Тормыш дәвам итә! Миләүшә бу кызның оныгын шулкадәр яратып, тырышып каравына сөенеп тә куйды. Ана роле бигрәк килешеп тора Сәнифәгә. Үзе гөлдер-гөлдер итеп сабый белән нидер сөйләшкән була, әле йомшак җиреннән яратып каккалап ала, әле маңгаеннан үбеп куя – үзе тапкан бала диярсең!
– Әтиегез иртә таңнан кая киткәндер?
– Әти Фирая кабере өстенә чардуган ясыйдыр ул, әни, гараждадыр – шул яктан тавыш килә бит.
– Мин инде аны китеп баргандыр дигән идем.
– Юк инде, әни, нишләп китеп барсын?! Мин аңа кичә үк: «Әти, беркая да китмә, син әнигә, оныгыңа кирәк!» – дидем.
– Ни диде соң?
– Әйтмәде, иңбашыма кулын гына куйды да моңсу гына карады.
Динар эшкә җыена башлады. Сәнифә Динисламны Миләүшәгә тоттырып, үзе залда сабыйга урын әзерләде. Кулындагы бу алтын тере йомгакка Миләүшә инде ияләшә үк башлады. Үз каны бит, үз йөрәк җимеше! Әй, бу аяклар йөри торган булса, оныкны күтәреп очар гына иде! Сәнифә сабыйның өс-башын алыштырды. Тәннәрен җылымса су белән чылатып сөртте.
– Миләүшә апа, мин кайткач, коендырырбыз Динисламны, кичә юындырмаганга да үземне ачуланам әле. Ваннасын Динар алып кайтыр. «Китмә, Сәнифә апа, әнием бул!» – дигән төсле малай кызга бармаклары белән чытырдап ябышкан, әйтерсең лә, җибәрәсе бер дә килми.
– Я, матурым, дәү әниеңә калдырам, беразга түзәрсең, син акыллы егет бит! – дип, Сәнифә малайны борын очыннан үбеп алды да, Миләүшәне кочып:
– Миләүшә апа, озаграк торсам, термоста пешергән азыгы бар, аз булса да, каптырырсыз, – дип чыгып китте.
Хатын инде бу кызны да, оныкны да бар йөрәге белән яратып өлгерде. Тормыш дәвам итә. Фирая, Айсылулар китеп барды дип, бер урында катып калмый ул. Исән калганнар шул тормышның изүенә теше-тырнагы белән ябышып, якты көнгә карап елмая, яши!
Оныгы йоклаган арада, Миләүшә камыр куеп пәрәмәч пешерергә уйлады. Ул пешергән пәрәмәчне Фирая бигрәк мактап ашый иде.
– И, әни, синең төсле пәрәмәч пешергән кеше күргәнем дә, ишеткәнем дә юк! Ничекләр шундый тел йотарлык килеп чыга ул синең? Берәр серең бардыр, әйтмисең генәдер, әни?!
Миләүшә камырын баса-баса, килененә теләк теләде: «И сабыем, япь-яшь килеш кара җир куенына кереп яттың! Гүрләрең киң һәм якты булсын инде! Безгә рәнҗеп ята күрмә берүк! Динисламны ничек тә үстерергә тырышырбыз, әнисе син булуын да оныттырмабыз, фотоларыңны зурайтып түр якка ук куйдыртырмын, Алла боерса! Теге чакта ватылган туй фотогыз урынына, яңасын ясаттырырмын, балам, син генә разый булып!..» Май чыжлый гына башлаган иде, Динисламның тавышы ишетелә башлады. Чыңгыз китеп өлгермәгән булса, чакырып караргамы әллә?
Ишек алды тәрәзәсен чак кына ачып, Миләүшә иренә эндәште:
– Чыңгыз, Чыңгыз!
– Ни бар, Миләш?
– Кер әле, өс-башыңны каккала да, кулларыңны юып өйгә кер әле. Динислам уянды, мин пәрәмәч пешерә идем.
– Ә пәһлеван тордымыни? Хәзер, бер минут!
Соңгы вакытта иңнәренә баскан хәсрәт тауларын фәрештәләр сыпырып алган төсле тоелды хатынга. Улы, оныгы, ире янында, бәлки әле, Булатлары да ешрак килерләр?! Гөлира да ияләшер, Алла боерса. Күңелендә иманы булса, яхшы белән начарны аерырыга өйрәнер. Бер минут дигәне, ярты гына минут булгандыр – Чыңгыз кереп тә җитте.
– Динисламны азрак кулыңа ал әле, мин балалар кайтышка пәрәмәч пешермәкче идем, – диде Миләүшә. Хатынының йөзенә карауга, ир аның карашларындагы җылы дулкында тирбәлеп, оныклы бүлмәгә атлады.
– И, без монда пес иттек, дәү әни! – дип елмаеп, малайны күтәреп килеп тә чыкты. Бу тишек борын каплаган да куйган мин инде! Карале, карале, син моны, Миләш! – дип, Чыңгыз оныгының үз нәселенә тартуына куанычын яшермәде.
– Тфү, диген, күзең күз түгел, каты – төкереп кара! Исеңдәме, мине озатканның икенче кичендә мин ромашкалар төшкән күлмәк кигән идем. Син шунда: «О чәчәкле болыным, болын да болын, син дә шау чәчәкле болын!» – дип әйтүең булды, мин тигез җирдә абынып, тезләрем канаткан идем. Исеңдәме?
– Истә, истә! Ул чакта менә Динисламны күтәргән кебек, сине дә өегезгә кадәр кулларымда күтәреп кайткан идем… – дип ир кеткелдәп куйды.
Төш җитәрәк Сәнифә кайтып җитте. Өйгә таралган пәрәмәч исе урамга ук чыккан булганмы, керә-керешкә:
– Безне монда көтәләр! – диде. Төшке аштан соң, Динисламны су коендырдылар. Малай таза бәдәнле булырга охшаган, аякларын тыпырчындыра гына, нәни генә бармаклары белән чытырдатып бармакларга ябыша белә. Олылар бар да Динислам тирәсендә булыштылар. Кайсы ыштанын алыштыра, кайсы – күлмәгенә ябышкан, кайсы мактап туя алмый, кемдер колак төбендә үк аны яратуын аңлата. Әле туганына 10 көн дә булмаган сабый йорттагыларның бөтенесен бергә, бер җепкә тезде дә куйды. «Күкрәк баласы булган йортта гайбәт юк», – диюләре хактыр, күрәсең. Динислам тирәсендә бөтерелгән олылар өйгә Булат белән Гөлираның килеп керүен дә сизми калдылар.
– О, кара боларны, бушлай цирк карыйлар, пәрәмәч белән сыйланалар! – дигән сүзләргә генә борылып карадылар. Булатларның килүенә Миләүшәдән дә бигрәк сөенүче булмагандыр.
– Улым, Гөлира белән сезгә дә калдырдык, сыйланыгыз! Менә Сәнифә дә бик яратты әле ризыгымны!
Гөлира бер каенанасына, бер бала күтәргән кызга бераз көнләшебрәк карап куйды. Үзенең дә йөкле булуын әйтергә теләмәсә дә, Булат ычкындырды:
– Динислам янына тизрәк без дә бер малай алып кайтып бирми булмас, алайса, әни гел менә аның янында гына әйләнә, – диде.
– Аллаһы Тәгалә насыйп итсен, фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килсен, улым! Бала бит ул – гаилә тоткасы, кояшы! Ир белән хатын арасында болытлар куерганда, шул кояш чыгып тарата да инде аларны… Кичке эңгер-меңгер якынлашканда, һава суларга дип, Миләүшә бакчага чыкты. Тәрәзә каршындагы пар миләшнең икенчесе дә нәни яшел яфраклар чыгарып, хәлләнеп килүен күргәч, хатынның күңеле булды. Шул нәни яфракларны кулы белән сыйпап узды. «Я, җаннарым, бер-берегезне җил-яңгырдан саклап үсегез, җимешләрегез өлгергәч, көзгә әлү кагы, кайнатма ясармын», – дип сөйләнеп тора иде, капкада ире күренде.
– Миләш, миләшләрең белән серләшәсеңме?
– Серләшәм, Чыңгыз! Әйттем әле аларга: «Чыңгыз абыегызны җибәрмәгез!» – дидем. Хатын иренә сынап карады:
– Китмә, Чыңгыз! Китмә, җаным! Китмә!

Автордан соңгы сүз

Сезне Сабирә язмышы кызыксындырадыр. Хәле әйбәтләнде Сабирәнең. Талип Салихович, чынлап та, хатынны аякка бастырды. Хатыны үлгәнгә ел тулганда, Сабирә белән бергә никах укыттылар. Сабирә матураеп, түгәрәкләнеп китте. Кич белән кайчан карама, култыклашып паркта йөриләр. Чыңгыз аларны очратканда, әллә кайдан әйләнеп узмыйча, сәлам бирә, хәл-әхвәл сораша… Табиб белән дә кул биреп, дусларча саубуллашалар.
Гөлира кыз тапты. Кечкенә кызын күтәреп, көнгә әллә ничә тапкыр Миләүшәләрдән урап китә. Фирая кебек үк «әни» дип өзелеп тормаса да, Миләүшәдән камыр ашлары пешерү серләрен өйрәнә.
Сәнифә Динислам белән бу йортка ничек бергә килеп кергән булса, шулай торып калды. Динар белән өйләнештеләр. Миләүшә уңган килененең җитезлегенә, уңганлыгына сокланып, күбрәк вакытын оныгы янында уздыра. Я оекбаш, я чалбар, свитер бәйли. Оныкларны гел үзе бәйләгән киемнәр белән киендереп кенә тора. Гөлира каенанасының Сәнифәгә карашын еш күзәтә, кайчак көнләшүен телдән дә ычкындыра:
– Әни, миннән артык ние бар шул Сәнифәңнең? – ди.
Миләүшә ике килен бергә булган чакларда:
– Улларымны бәхетле итеп яшәтегез, җаннарым! Бәхет кошын йорттан качырмагыз! – дип, үзләре белән булган хәлләрне уйлап, кабатларга ярата.
Чыңгыз, соңгы арада йортны зурайтырга кирәк дигән планнар белән янып чаба әле. Динисламның да теле «Бабай» дип ачылгач, ирнең түбәсе күккә тиде, оныкны күккә чөя. Хатынны ай саен Чыңгыз зиратка алып менә, Фирая кабере өстендәге пар миләшләргә карап, Миләүшә бар белгән догаларын укый.

Гөлнур Айзәтуллова

 

Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru

 

 

 

Бәйле