Вадим Захаров: “Үлчәмә син минем авырлыкны…”

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Вадим Захаров авырлыгы турында әйтүчеләргә үзенең инстаграмында җавап бирә.

“Кадерле туганнар! Арыганчы сезнең өчен намус белән эшләрбез! Ябык инде, Вадим! – дип «нирвымны» ашаган кайбер диван критикларына шуны өстәп әйтәсем килә: үлчәмә син минем авырлыкны салкын гер белән, улчә эшләгәндә маңгаемнан тамган кайнар тир белән! Концертларымда көтәм сезне, исән-имин булыйк! – дип яза Вадим Захаров.

 

Мәгълүмат Вадим Захаров инстаграмыннан

Бәйле