Дилә Нигъмәтуллина: «Эстрадабыздагы соңгы вакыйгалар мине дә читләтеп узмады… Аллаһы Тәгалә барысын да күрә»

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да «Бар-Медиа» тирәсендәге соңгы вакыйгалар турында үз фикерен җиткерде.

«Эстрадабыздагы соңгы вакыйгалар мине дә читләтеп узмады. Бик күп сораулар килә… Журналистлар комментарийлар сорыйлар… Әмма бер моментка корректировка кертмәкче идем. Интертат элетрон газетасында чыгарылган язмада минем фамилия дә бар. Ландыш үзенең журналистлар белән булган очрашуда минем исемне дә әйтеп китте. Чынлап та, мин «Барс-Медиа» компаниясе белән эшләдем. 2003 елдан алып 2010 елга кадәр. Минем контракт беткәч, мин аны үз теләгем белән озынайтмадым. «Артка тибеп чыгардылар» дип уйламый идем, башкалар шулай дип уйласа да… Һәм контракт беткәнгә инде озакламый 10 ел була. Төрле вакытлар булды, гөрләп эшләгән вакытлар да, аңлашылмаучанлыклар да… Күңеллеләре күбрәк искә төшә ничектер. Әмма ул узган, беткән. Хәзерге вакытта алар белән коммерция шартларында хезмәттәшлек итәбез. Болай узе проблемалар булды дип әйтә алмыйм. Ә Динә Маратовна белән якыннан танышкан да юк. Бу низагның ахыры хәерле генә булсын инде. Мин бары тик татулык өчен.

Тагын шуны өстәп әйтәсе килә: без Ландыш белән бүген элемтәгә кердек. Мин аны әни буларак та, җырчы буларак та хөрмәт итәм. «Мин синең фамилияңне «Барс-Медиа»да эшләгән вакытта җәза кичергән җырчы буларак әйтем»,- диде. Үткәннәрне искә төшереп хәере булмас. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә бит ул», — дип яза Дилә Нигъмәтуллина.

 

Мәгълүмат Дилә Нигъмәтуллина инстаграмыннан

 

Бәйле