Әлфия Хәбибуллина: «Ландышка гаилә җимерүче, дип яла ягар алдыннан…»

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина татар эстрадасындагы вакыйгаларга бәйле чыккан сүзләр турында үз фикерен җиткерде.

«Бака ботын кыстыргандай, мин дә кысылыйм әле. Юк, Ландыш белэн Иркә арасына тугел. Иркәне белмим, Ландыш белән эшләгән бар. Әмма суз бу турыда тугел. Моннан куп еллар элек, 2000 ел башлары, Римма ханым белән Башкортстан буенча шактый гына озак гастрольләрдә йөрдек, ул вакытта Фәритнең беренче улы туган гына иде әле. Шунда Римма апа, хатыны бигрәк көнче, юктан тавыш чыгара, тора алырлармы инде дип, чын йөрәге белән әрнеп борчыла иде. Ә ул вакытта әле Ландышның Барста исе дә, эзе дә юк иде. Ир белән хатын аерылышканда, гаеп атта гына булмый, тәртәдә дә була. Шуңа күрә, Ландышка гаилә җимерүче, дип яла ягар алдыннан, үзебезгә гөнаһ алмас өчен, бераз уйларга кирәктер.

 

Мәгълүмат Әлфия Хәбибуллина инстаграмыннан

Бәйле