«Коточкыч вәхши гамәлен барыбер аңлата алмый…» [видео]

-- Alina

Нефтекамада бер ир микрозаймнар офисында эшләүче яшь хатынны бик каты кыйный һәм акчаларны алып кача. Җинаять кылу моментын финанс оешма эчендә урнаштырылган күзәтү камералары теркәп алган.

Видео кадрларында күренгәнчә, йөзенә – битлек, кулларына перчаткалар кигән ир җитди адымнар белән бинага керә дә шул ук моментта менеджерга ташлана. Хатынны идәнгә егып,  аягы белән аны типкәли. Аннары акчаларны җыеп чыгып китә. Тукмалган хатын көч-хәл белән  полиция чакырта. Күп тә үтми һөҗүм итүчене тоткарлыйлар. Ул Агыйделдә яшәүче 31 яшьлек ир булып чыга.

Вакыйга урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре күзәтү камераларындагы видеозяманы карый һәм һөҗүм итүчегә ориентировка төзи. Нәтиҗәдә патруль-пост хезмәте  тиз арада Нефтекама урамнарының берсендә  шикләнелүчене ачыклый һәм тоткарлый.

Разбойда гаепләнгән Илшат Сәфаргалиев суд утырышында үкенүен белдерә. Әмма коточкыч вәхши гамәлен барыбер аңлата алмый.

Мәгълүмат gtrk.ru

Бәйле