Гүзәл Сәнҗапова авыл апалары белән ИКЕАны яулый [видео]

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Свердлау өлкәсе Кече Торыш авылы халкы кызыклы бизнес белән шөгыльләнә. Яшь эшмәкәр Гүзәл Сәнҗапова җитәкчелегендә авыл әбиләре табигый балдан крем ясап, аны сатуга куялар. Аларның бу эше шактый популярлык казана. 

Гүзәл Сәнҗапова Мәскәүгә 8 ел элек укырга килгән бер татар кызы. Ул кызыклы бизнес-проектка нигез салучы, ягъни Урал якларында табыла торган табигый балдан җиләкле крем ясап сата башлый. Гүзәл һәм аның әтисе алып барган бу кәсеп чынлыкта акча хакына түгел, ә үлеп баручы татар авылында эш урыннары булдыру, авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшыртуга хезмәт итә.

Бүгенге көндә исә яшь эшмәкәр тагын бер зур проектка тотынган. «ИКЕА белән хезмәттәшлеккә бер ярты ел әзерләндек. Авылыбыз Кече Торышта урнашкан бер иске генә йорт тегү остаханәсенә әверелде. Хәзер анда мендәрләр өчен ике төрле тышлык  һәм кардхолдерлар тегәләр, аларны эксклюзив рәвештә ИКЕАда сатып алырга була. Шунысы да горурлык өсти: авылыбызны 8 миллион кеше беләчәк» дип, бу проект турында Инстаграмда хәбәр итәләр.

 

Мәгълүмат coccobello_honey Инстаграм битеннән

Бәйле