Яшьлекне сагыну

Яшьлектә сөйгән ярым
Калдың ерак елларда.
Бер очырап куйсаң икән
Минем ялгыз юлларда.

Күреп сине килә минем
Туйганчы сөйләшәсем.
Үткәннәрне искә алып
Тагын бер серләшәсем.

Үзгәрдем мин, олыгаям,
Язмыш шактый кыйнады.
Күрергә бик теләсәм дә
Никтер һаман кыймадым.

Үкенечле яшьлек кичем
Кайтара алмыйм һаман да.
Гомерлеккә калдың инде
Булып тирән ярам да.


Раушания Гази

Бәйле