Күз яше ачы була (дәвамы)

Көннәр бер-бер артлы уза торды. Атна башлана гына, кай арада шимбә дә килеп җитә. Һәр иртәне Гадилә урыныннан уңайсыз гына күтәрелә, башы чатнап авырта, бөтен эчен нидер боргалаган төсле, хәлсезлек җелегенә төшә. Иң яратып ашый торган кәбестә ашыннан бөтенләй бизде, аш пешкән ис тә саруын кайната торган булып китте. Бакчада аш-су янында кайнашу да аңа хәзер шатлык түгел, бер җәзага әйләнде, башы туктаусыз әйләнә. Кухня форточкасын кеше күрмәгәндә генә ачып, шунда башын тыгып һава сулаган чаклары ешайды. Беркөнне форточкага асылынып диярлек башын тыккан килеш мөдир күрде дә:
– Гадилә апа, бу ни эшең? – дип, кулыннан килеп тотты.
Гадилә ни актан, ни карадан кайтарып сүз әйтә алмады. Тиз генә тәрәзәне ябып куйды да, аш-су калдыкларын түгәргә кирәк, дигән булып мөдирнең күз алдыннан юк булды. Иренә дә ул-бу сиздерәсе килмәде. Хатынының соңгы арада нишләптер борчылып йөрүен сизгән Сәяр, кичен сүз кушып карарга булды:
– Гадиләм, әйдә эчеңнән генә янып йөрмә, ниндидер хәсрәтең бар кебек, ни булды?
Гадилә көчәнеп кенә елмаерга тырышты, әмма йөзеннән авыртуларының көчле булуын чамалап була иде.
– Сәяр, әллә нәрсә генә шунда, кәефем бер дә юк, гел хәлем китеп тора, өйдә дә, эштә дә, үзем пешергән ризык исләрен шундый ярата идем бит, хәзер бар истән дә гайрәтем чикте кебек… Әле менә җиләк яфракларыннан кайнаткан чәй генә бераз тамагымнан үтте, косам бит. Кан басымымны үлчәп карадым, әллә ни югары да түгел, 130 га 80 генә…
– Соң бер атнадан бирле кан басымы булмас, әллә? – Сәяр сүзен әйтеп бетермәде… Гадилә иренең ни әйтергә теләгәнен болай да аңлады.
– Менә дүшәмбе көнне поликлиникага барып карыйм. Кан анализларымны тикшертергә кирәк, табибка да күренермен.
Ишек кыңгыравы шалтырады.
– Кичкырын гына кем булыр бу? – дип Сәяр ишеккә юнәлде. Ишекне ачып җибәрүгә, ир аптырап китте.
– Сәяр кем бар? – диде Гадилә.
– Көтелмәгән кунаклар, карчыгым! – диде ире.
Гадилә, ишек төбендә Галия белән таныш түгел карчыкны күреп, аптырап китте. «Әбиседер!» дигән уй йөгереп узды.
– Әйдәгез, әйдә, ишек төбендә тормагыз, узыгыз! – диде ул. Карчык кечкенә генә гәүдәсенә юка пальто кигән, башындагы ап-ак челтәр шәле сары йөзенә ниндидер бер яктылык бирә сыман. Моңсу күзләре елмаерга тырышса да, тирән хәсрәт чалымнары күз асларына кара уемнар булып төшкән. Шәл астыннан бәйләгән ак яулыгы читеннән бер тотам ап-ак чәче күренеп тора. Гадилә, әлеге сөйкемле карчыкка күрешергә дип, кулларын сузды:
– Узыгыз әйдә! – диде. Гадиләне аптырашка калдырып:
– Гадилә апа, мин сезне шундый сагындым, шундый күрәсем килде, шундый-шундый, – дип такмаклап, Галия хуҗабикәне кочаклап алды. Рәтләп аралашмаган кешенең шулкадәр якын туганнарча кочуы Гадиләне әллә нишләтеп җибәрде. Хатын да әле кайчан гына кан эчендә яткан, үлем белән көрәшкән бу баланың, нишләптер, үзенә бик якын булып тоелуын сизде.
Сәяр залда карчык белән сөйләшер утырганда, Гадилә белән Галия чәй табыны әзерләделәр.
– Гадилә апам, без бит сезгә бик шатлыклы хәбәр алып килдек. Бу шатлык үзебезнең өйгә генә сыеп кала алмады.
– Синең йөзеңә дә чыккан бит, балакаем, әйтмәсәң дә күреп була!
– Юк, юк, әйтми түзә алмыйм, Гадилә апам! Улыбызны тагын бер атнадан өйгә алып кайта алачакбыз. Мин бүген аның янында булып кайттым. Шундый матур ул, белсәң иде, Гадилә апа, шундый матур! Каян шундый матур булган ул, ә? Галия, Гадиләнең әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, яшь болан баласы сыман сикергәләде. Хуҗабикә Галиянең дә бик сөйкемле булуына шунда гына игътибар итте. Шомырт кара күзләрен озын чем-кара керфекләр тирәләгән, бит алмалары алсуланып торган, елмайган саен мәхәббәт чокырлары чыгучы йөзендә ниндидер яктылык сирпелеп торган Галияне беренче тапкыр күргәндәй сокланып күзәтте Гадилә. Бу матурлыкның башкаларга да ямь сирпеп яшәвендә үзенең дә бәләкәй генә булса да өлеше барлыгын белү хатынга чиксез рәхәтлек бирә иде. Кызның кухня тирәсендә еш булуы күренеп тора.
Өстәлдәге һәрнәрсәне бик урынлы, килешле итеп урнаштырып та куйды. Чынаякларга чәйләр ясагач, залдагыларны да чакырдылар.
Сатира апа, өстәлдәге аш-суга дога кылуны искәртеп, кулларын күтәрде:
– Аллаһүммә бәрик ләнә фиһи вә әтъгыймнә хәйран минһү. Аллааһүммә әгътыйнәә ризкан хәлә әлән вә әнтә хайрур-разикыйн. Аллааһүммә нәввир кулүүбәнәә вәрхәмнәә вәръда ганнәә. Вә әгътыйнәә тәмә әмә нигъмәтикә вә дәвамә нигъмәтикә вә тәмәәмә тәүфикыйкә. Укып бетергәч тә, Сатирә апа Галиягә эндәште:
– Кызым, апаңа алып килгән бүләгеңне бир! Без Фәнзирә сеңлегездән сорашып белдек. Биш вакыт намаз укыйсыз икән! Безгә дә савабы булыр, син дә намазга баскан саен балаларга изге теләкләр җиткерерсең, шулай уйладык.
Гадилә берара ни дияргә дә белмәде. Аны бу тынлыктан Сәяр коткарды:
– Ул бүләксез дә сезгә гел теләк тели, сезнең нарасыйга да, үзе шунда кан биреп чыккач, Галия алдында үзен бераз бурычлы да саный әле ул!
Галия пакеттан ап-ак тукымага чорналган намазлык чыгарды. Калын, чит-читләре укалы-чуклы, тукылган , Кәгъбә ташы сурәте төшкән бик затлы намазлык иде бу! Кыз Гадиләне кочаклап алды да, аның янына идәнгә тезләнде. Галиянең күзләре яшьле иде. Сүзләрен таба алмый газапланды:
– Гадилә апа… Гадилә апа! Минем дә балам тууны әни белән әти күрә алмады… Сезгә зур рәхмәт инде! Мине кабат тудыручы сез бит инде! Менә әбием әйтә, мин дә… Галия сүзләрен таба алмый аптырады булса кирәк, аннары тыела алмыйча елап җибәрде… Гадилә килеп туган хәлдән тизрәк чыгасы килеп, Галияне кочаклап диярлек торгызды:
– Син нәрсә инде, балам, әни кешеләр көчле була, йәле, елаудан туктыйбыз да әйбәт кенә сөйләшәбез.
– Хәзер, тынычланам мин, Гадилә апа, тынычланам… Галия күзләрен сөртте дә Гадиләнең кулларыннан тотып:
– Гадилә апа, мин сезгә Гадилә әни дисәм ярармы икән? Минем дә бик әниле буласым килә, улым тугач, аеруча! Әбием каршы түгел, шулай бит, әбием?! – Галия Сатирәгә карап алды.
– И рәхмәт төшкере, бала, ник ярамасын, миңа менә ничә ай инде әни дип әйтүче юк бит! Гадиләнең дә ирексездән күз яшьләре каплады, бите буенча ерганак ясап тәгәрәде. Табын янында ясалган чәйләргә көрсенеп тамак кырган тавыш дулкыны күпер булып төште.
Гадилә белән кыз күпме шулай утырган булырлар иде, бу хәлдән чыгарга беренче булып Сатирә алынды – буаны икенче тарафка ерып җибәрде:
– Улыбызга ат куштырганда, Сәяр, сез дә килерсез, акырырбыз. Әле менә кызым белән уйлаштык та, малайга Гадел дип исем кушарга булдык, рәхмәт төшкере! – диде ул, ишеккә сөялеп басып торган иргә карап. – Гадиләгә дә тартым була, малайның әнисен ул саклап калды бит, Гадилә янына бер Гадел дә сыяр, шулай ич, оланнар?!
– Ничек килмәскә, ди, барабыз, шулай ич, карчык?! – дип гөлдерәде ир. – Гадел – бик матур исем инде, бала исән-сау үссен! Бәлки, тора-бара, әтиле дә булып куяр – бар да Ходай кулында!
Кунаклар әллә ни озак юанмады. Китәргә җыенганда, Гадилә Галияне йокы бүлмәсенә чакырып кертте, теге көнне Инсаф биргән пачкадан егерме меңне санап алды да:
– Бусы сиңа юл кирәк-яракларыңа! Балаңны кеше иткәнче күп кирәк әле мондый яшел кәгазьләр, хәзер бар да шул яшел кәгазьгә терәлгән, балам, ал! – дип, Галиянең күкрәк кесәсенә тыкты.
– Сез нәрсә инде, Гадилә әни, шулкадәрме, миңамы?
– Сиңа инде, сиңа! Ә балага арба да, карават та алма, Сәяр абыең белән барганда, үзебез ала барырбыз, яме, балакаем?!
– Сез… сез фәрештәдер, Гадилә әни! Минем мондый кешеләр күргәнем юк иде, сез бу җир кешеләре түгелдер! Мин бала акчасы алгач та, бурычларны түләрмен сезгә. Галия ишек төбендә тукталды. Гадилә, яшь ананың күңеле йомшак чакта, аның күңеленә яхшы оеткы салырга ашыкты:
– Синең Инсафың бөтенләй үк начар кеше түгел! Ул киләчәк әле, түзмәс!
Галия аптыраулы караш ташлады:
– Гадилә әни, син аны беләсеңмени?
– Соңрак, балакаем! Әйдә безне көтәләр, – дип ашыктырып, сүзне озайтасы килмичә, Галияне бүлмәдән тизрәк алып чыгып китте.
Хуҗалар кунакларны олы юлга чаклы озата бардылар. Гадиләнең дә саф һава сулап кайтырбыз, диюенә, ире каршы килә алмады. Алар яныннан бик ашыгыч кына сызгыртып, «Ашыгыч ярдәм» машинасы узды. Аның алдыннан полиция машинасы. Полиция машинасының шофер янәшәсендә утырган Сибгатуллинны Сәяр әллә кайдан ук күреп алган, хатынына:
– Тагын берәр хәл булган бугай! – дип куйды. Судьяның үзенең дә дүрт баласы бар икән бит! Күрше районнан монда кайтып эшли башлаганына озак түгел, хәбәрләре, яңалыклары колакка керә тора. Олы уллары Мәсхүт гаилә корып караган үзе, тик бер-ике ай торуга, хатыны эчәргә бик яратучы ирне куып чыгарган икән. Сибгатуллин Казандагы нарколог Тимур Ирековичка үзе ничә мәртәбәләр көчләп алып барса да, рәт чыкмаган олы малайдан. Әниләре Роза бик ипле, акыллы хатынга охшаган да бит! Гөл кебек түтәлдә дә бер билчән була инде ул – бөтен түтәлнең ямен җибәреп торырга.
Гадилә төне буе борчылып чыкты. Күзен йома гына, башы чатнарга, күңеле болганырга тотына. Күзенә рәтле-башлы йокы эленмәгәч, уйларның озынлыгы Сабантуй кырын иңләрлек була икән!
Гадилә кияүгә чыкканның икенче аенда ук дөнья куйган әнисе төшенә керде. Ап-ак батист яулыгын артка чөеп бәйләгән дә, куна тактасында җәймә җәя, имеш. Үзе авыз эченнән генә нидер көйли дә сыман. «Менә, бәби чәенә кош теле пешерергә уйладым әле, кызым!» – ди. «Ә кем бәби тапкан, әни?» «Кем булсын – син таптың ич, и тинтәк, тапканын да оныткан – әнә ич бишектә ята улың!» Гадилә күзләрен ачты, корсагын тотып карады. У-бу сизелми кебек! Тагын күзләрен йомды. Әнисе әнә зур алюминий табакта чыш-пыш сары май эретә… челтәрләп кискән читле-читле камырларны кызган майга сала да, тишекле зур кашыгы белән әйләндерә. Челтәрле сап-сары кош телләре май өстенә кабарып күтәрелә… Әнисе һәр телнең маен саркытып, зур ак подноска тезә бара… Карале, тау кадәр өеп куйган! Гадилә шул кош телләренә авыз суы килеп уянып китә… Ашыйсы бик килә икән ләбаса! Иртәнге намазын укып алгач та, ашап-нитеп тормый, поликлиникага анализлар биреп кайтырга җыена.
– Алсу, акыллым, балаларга ботка куя тор, мин килеп җитәрмен, – дип шалтыраткан иде, хезмәттәше хатынның өнен алырлык хәбәр әйтте.
– Гадилә апа, ишеттегезме, кичә Сибгатуллинның малае ишелгән бит!
– Кайда ишелгән, ничек, кайсы Сибгатуллин? – дигәнен сизми дә калды.
– Кайсы-кайсы, бездә бер генә Сибгатуллин, судьяның төпчек малае Мирас балык тотып утырганда, яр белән ишелгән… өч малай бергә балык тотканнар буада, теге малайларның берсе йөзеп чыккан, икенчесе аңына килгән инде, ә Мирас – Сибгатуллин малае һаман юк.
– Кит аннан, иртә таңнан куркыныч хәбәрләр сөйләмә!
– Нәрсә сөйләмә, Салих төнлә генә кайтты. Ул да эзләште, яхшы йөзә бит ул, водолазлар чакырганнар инде Мирасны бик мактый иде безнеке, бик акыллы, төпле малай – әнисе Роза апага охшаган дип!
– Зурмы соң улы?
– Алтынчыда укый иде.
– И сабый, нинди генә каргышлар тотты икән балакайны?!
– Нинди булсын – шул атасы эшләгән бар этлек балаларына төшә инде, бер баласының да бәхете юк бит!
Гадилә поликлиника алдында торган «Ашыгыч ярдәм»машинасы янында кешеләр күп булуга игътибар итте. Алсу сүзләре хактыр, күрәсең, малайны һаман тапмаганнардыр! Анасы ничек түзәдер бәгырькәемнең?! И бала хәсрәтләре бигрәк авыр, күз яше бигрәк ачы шул ул! Поликлиника ишек төбендә хатын маңгайга-маңгай Сибгатуллин белән очрашты.
– Исәнмесез! – диде Гадилә. Ир, гомер уйламаганча, Гадиләгә йомшак тавыш белән җавап кайтарды:
– Без то исән, ә менә малай юк!
Ирнең мәһабәт сыны басылып калган кебек, карчыганыкы сыман усал күзләрендә аптырау, гаҗизлек сөреме…
– Бала хәсрәтләре бик авыр шул! – диде дә хатын, тизрәк китү ягын каерды… Алай да, берничә адым киткәч, Гадилә борылып карады, судья башын чайкап алды да, уң кулы белән күзләрен сөртеп алды. Бөтен шәһәрне дерелдәтеп торган ир елый иде булса кирәк…
Гадилә, анализлар биреп, поликлиникадан туры эшенә ашыкты. Урамда яз хөкем сөрә – агач-куаклар ап-ак чәчәккә күмелеп килә. Шәһәрне бүген генә күргәндәй, Гадилә таныш урамнардан сокланып узды. Менә бу йортта бик тырыш кешеләр яши икән, капка төбендәге чисталык – инә төшсә, аны да табарлык! Бусында – чәчкәләргә гашыйк җан, өй алдындагы бакчасы ал, кызыл, сары лаләләргә күмелгән! Ап-ак шомырт куенына кереп үк утырган җыйнак кына өйгә карап, бер мизгелгә тукталып торды. «Биредә Бөек Ватан сугышы ветераны яши» дигән элмә такта беркетелгән йортның тәрәзәләре сагышлы, моңлы кебек тоелды.
Аның әтисе дә сугышта алган яраларыннан сыкрап, тормыштан бик иртә китеп барды шул! Гадилә әле беренче сыйныфта гына укый иде. Әтисен бик-бик ярата иде кыз. Әтисе үлгәннән соң, аның орден-медальләрен дусларына күрсәтеп мактану гына ата назына сусаган баланың тормышын яктырта алмады. Тормышның бар авырлыгы иртә таңнан кичкә кадәр әнисе җилкәсенә төште. Итек басу фабрикасында эшләгән әнисе бик иртә картайды, сүзгә саранланды, үз эченә йомылды. Әйтәм аны әнисенең авыр тормышы исенә төште – әнисе эшләгән фабрика яныннан узып бара икән!
Биредә фабрика түгел, аның эзе дә калмады хәзер. Бүген монда базар гөрли. Кемдер алдый, кемдер алдана. Юрганны һәркем үз ягына тарта.
Мәктәптән кайткач та, бик ашыйсы килгән чакларда, шушы фабрика капкасы төбенә еш килә иде ул. Әнисен көтеп ала, аның белән бергәләп өйгә кайту кызга әйтеп бетергесез шатлык китерә иде. Бик талчыккан булса да, әнисе кызын кочакларга көч таба, әнисенең көрән сумкасының алгы кесәсендә бер булса да конфет йә прәннек була торган иде. Әнисе генә: «И кызым, синең туйганчы прәннек ашаган көннәреңне күрерменме икән?» – дип уфтанып куя. Бүген әнисен әллә нинди татлы ризыклар белән сөендерер иде, әмма соң!
Соңгы арадагы хәлләрдән соң, Гадилә беренче тапкыр үтереп ашыйсы килүен тойды. Инде бернинди ис тә күңелен укшытмас, бар да тәртитә булыр сыман.

Гульнур Айзетуллова
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий