// Татар Тудей // Татар Бүген //
Җырчы Эльвира Хамматова «Татар кызы, татар егете — 2019» конкурсы турындагы сорауларга ачыклык кертте.
«Әлеге конкурс үтү белән 2 атна эчендә, мин юрист табып Мәгариф министрына хат юлладым! Совет районыннан ниндидер сәбәпләр аркасында шәһәр этабына 2 пар үтүен, балаларның су, өчпочмак эзләп йөрүләрен, чөнки буфет табын кору белән мәшгуль иде, дипломнар һ.б. хакында…
Шушы эшләр белән янып-көеп, балалар өчен үртәлеп, бу гаделсезлекне төзәтик, дип йөргән чакта барысының да чын йөзе күренде!
Мәктәп директорының «Татар кызы, татар егете — 2019» турында төн чыкканчы фикере үзгәргән, Мәгариф идарәсенең миңа «әйтер сүзләре» барлыкка килгән… Моңа кадәр белем бирү системасының бу кадәр «көчле» эшләвен белми идем… Ә иң тетрәндергәне, министрлыкка юланган хат астында кул куйган 5 коллеганың 4 сенә шалтыратып, «үз кулыгыз белән, үзегез теләп куйдыгызмы… эшсез каласыгыз киләме, дигән сүзләр булды.
«Сезнең өчен миңа оят», дип язып чыкканнан соң, күп кенә гәҗит-журналларга үз фикеремне җиткердем. Искәндәр Сираҗи белән «Сираҗи сүзе» гәҗите өчен язма әзерләгәндә 2 сәгать буе бу хәлләрне сөйләп бетерә алмадым… «Эльвира кебек шактый тыныч холыклы ханым, тиктомалдан гына мондый хисле хат язмас… Димәк, җирлек бар һәм аның бу хакта чаң сугуы бик кирәк иде. Чөнки алдагы елларда да «Татар егете, татар кызы» бәйгеләреннән соң сүзләр шактый йөрде», дип язып чыкты ул!
Миннән моны, күрәмсең, бер кем көтмәгән… Башка мәктәп укытучыларыннан директка килгән «дөрес әйтәсез, алга…» дигән хатлар көч биреп торса, Яңа ел алдыннан кинәт кенә педагог-организаторның эш сәгатьләре артып китеп, банкет, концертларга бара алмау минем бюджетка шактый сукты.
Ә хәзер уйлап карагыз, нәрсә өчен бу? Дөреслекне әйтеп, язып, балаларымның лаеклы икәнен җиткергәнем өчен!Мин зур өметләр баглаган хатка да анык җавап булмады , янәсе шулай булырга тиеш булган!
Әлеге «конкурсның» нәтиҗәләре кабат каралмый дип җавап юллаганнар…
Кыскасы, җавап билгеле иде… Тормыш «багажы» туплап, мәгариф өлкәсендә башка эшләмәячәгемне, үз балаларымның бер генә конкурста да катнашмаячагын аңлап мин эштән киттем. Мин башка укытучы да, бу гимназия кешесе дә түгел», дип яза Эльвира Хамматова үзенең инстаграмында.
Мәгълүмат Эльвира Хамматова инстаграмыннан