Кытайда коронавирустан үлүчеләр саны кискен арткан

-- Alfia

Узган тәүлек эчендә Кытайның Хубэй төбәгендә яңа коронавирустан 242 кеше үлгән. Вирус йоктыруның тагын 14,8 мең очрагы расланган, шулай итеп, аларның гомуми саны 60 меңгә якынлашкан.

Кытайда коронавирус йоктыручылар саны кинәт арткан, тәүлек эчендә тагын 14 840 кешедә вирус ачыкланган. Кытай рәсмиләре белдергәнчә, авыручылар санының кискен артуы вирусны ачыклау методикасы үзгәрү белән бәйле. Соңгы саннарга караганда, вирус йоктырган кешеләр саны 60 меңгә якынлашкан.

Узган тәүлектә коронавирустан 242 кеше үлгән. Эпидемия башланганнан бирле үлүчеләр саны 1300 дән арткан. 5,6 меңнән артык кеше авырудан терелгән.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавируска каршы вакциналар әзерләү барышы турында хәбәр итте. Вакциналарны кешеләрдә сынау 3-4 айдан башланачак. Оешманың баш мөдире ярдәмчесе Мари Поль Кини белдергәнчә, коронавируска каршы әзер даруларны куллану да карала. Аерым алганда, кеше иммунодефициты вирусына (ВИЧ) каршы көрәшә торган дарулар коронавируска каршы сынала.

Япония ярларында карантинда торучы Diamond Princess круиз лайнерында коронавирус йоктыручылар саны 219га җиткән. Русиянең Япониядәге илчелеге ТАССка хәбәр иткәнчә , авыручылар арасында русияләр юк. Бу лайнерда Казаннан ике балалы гаилә дә бар.

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле