Иртәгә, 17 февральдә, Татарстан буенча һәм Казанда төнлә һәм иртән томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез бозлавык, буран фаразлана, көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
«Татар-информ» элек РФ Гидрометеорология үзәге Россиянең Европа өлешендә язның иртә киләчәген фаразлавын хәбәр иткән иде.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar