«Бик якын күргән бер шәкерте исә Гөлчирәнең тормышын пыран-заран китерде…» (дәвамы)

Бүлмәнең ачык калган тәрәзә төбендә Гөлчирәнең кичә Фирүзә киеп яткан йокы күлмәге генә сузылып ята. Урын–җир тузган бүлмәне Гөлчирәнең тизрәк җилләтәсе, кеше кыяфәтле еланнан калган исләрне туздырасы, дистә еллар мәхәббәт түшәге булган мендәрләрне чистартасы килә иде. Эшкә кереште.
-Я, кайда инде мәхәббәтле еланың, матурым?
Ир үз күзенә үзе ышанмыйча, бүлмәдәге киемнәр шкафын ачып карады.
-Карават астына кереп кара, бәлки шунда ятадыр! — диде хатыны.
Гөлчирә урын-җирнең юардаен салдырып, кер машинасына илтеп салды, тәрәзәне бөтенләй ачып куйды. Күңеле белән ниндидер шик тудырган тумба өстендәге шкатулканы ачып карады. Анда ире тора башлауларына егерме ел тулу уңаеннан бүләк иткән алтын чылбыр белән янтарь кашлы йөзектән җилләр искән иде.
— Кем кергәнен, кем йоклаганын беләм, полициягә хәбәр итәм хәзер, тотсыннар Фирүзәңне! — диде Гөлчирә.
-Карчык, син нәрсә инде, мине бөтен мирга фаш итәсең бит хәзер,юләрләнмә! Малайлардан яхшы түгел! Теләсәң, мин сиңа андый бүләкне таксовать итеп эшләп булса да алып бирәм.
— Малайларың белән бер яшьтәге кыз куенында ятканда уйларга булган оятны!
Чүп савытын түгәргә дип алуга,хатын кичәге хәлләрнең шаһиты булган 4 буш капсуланы күреп алды. Персен капсулаларын әллә каян таный Гөлчирә, бик авыр ятучы авыруларга йоклар өчен үзе дә кайчак биргәләгәне бар. Дүрт капсула дүртесе дә буш иде. Фирүзә бокалдагы шампан шәрабенә бушаткандыр, күрәсең! Газизҗан берни хәтерләми бит! Менә сиңа яраткан шәкерт! Әле ярар йоклата торган порошок кына салган, ә агу салса?!… Шәп үзләштергән бу кыз үзенә кирәк даруларны! Гөлчирә өйдә җыеп-юып бетергәч тә, бакчага чыкты. Күршесе Мөлек аны гына көтеп торган диярсең:
— Нәрсә күрше, хәлләр ничек, өйгә сыеп булмый башладымы әллә,кызлар тәрәзәгездән генә йөри башлады, — дип кеткелдәде.
— Безнең бит тәрәзәләр дә зур, ишек кадәр, синекеләр генә ул мунча тәрәзәсе, йөрисе килгән кеше каян да йөрер, -дип күршесенең авызын каплады. Гөлчирә артыннан чыккан ире дә көне буе аны-моны дәшмичә бакчада казынды.Төшке аш вакытында Газизҗан хатыныннан гафу сорады.
-Типнтәк мин, шундый хатынымны карак бер себеркегә алыштырган чын җүләр мин, карчык! Малайларга сөйли күрмә тагын!
Кич җитте. Гөлчирә урынны иренә генә түшәде дә, үзе залдагы диванга кереп ятты. Вакыт күңел ярасын төзәтер, иренең хыянәте башка кабатланмаса. Әмма..кем ышандыра ала?!Бер хыянәт иткән ир кеше икенче, өченче тапкыр да уйлап-нитеп тормаска мөмкин…
Газизҗан бик озак йокыга китә алмады. Аңлады:хатыны аның хыянәтен авыр кичерә. Күзләрен йомган гына иде, колак төбендә кичәге тавыш яңгырады: “Ыссссссссссс, мин ссссссине шшшшул елан кызы кебек яратаммммммммм…ысссссс”. Әллә соң ачык тәрәзәдән тагын Фирүзә кергәнме? Ир торып утырды.
Саташаммы, әллә чынмы дигәндәй, барып тәрәзәне тартып карады, тәрәзә бикле иде. Алмагач арасыннан күренеп торган ай яктысында, гүя, Газизҗанны кемдер күзәтә сыман. Залга чыгып хатынын карады – урынында, тирән сулап йоклый хатыны. Күрәсең, көндезге хәлләр төшендә дә Гөлчирәне газаплыйдыр. Ир үзен кая куярга белмәде, тирләп чыкты, кухняга кереп чәй агызып эчте. Кире урынына кереп яткач та, тиз генә йоклап китә алмады. “Вәт карт юләр!Ниләр эшләдем икән инде мин? Әгәр кыз белән якынлык кылган булсам, кыз өстемә килсә, улларыма ни дип җавап бирермен?” Газизҗан бераз шулай йокысызлык белән тарткалашып яткач,йокыга талды. Төш күрде.
Менә ул аланда йөри,имеш. Ул җиләк исе, ул чәчәкләр исе — баш китәрлек! Шунда Газизҗан ашыгып-ашыгып ап-ак ромашкалар җыя кебек… әнә… әнә тегендә бер агач төбе өстендә Гөлчирә утырып тора. Зәңгәрсу күлмәге җилдә җилфер-җилфер итә, бөдрә маңгай чәчләре күзләрен каплый. Йөгереп килә Газизҗан. Гөлчирәгә шул ак ромашкаларны биреп,яратуын аңлатмакчы була. Килеп җиттем дигәндә генә юлда кисеп аударган каенга абынып егыла ир. Ирнең күзләреннән ут чаткылары күренә. Күзләрен ачса, каен төбе өстендә яшел күлмәгенә чорналып Фирүзә утыра икән ләбаса! Үзе җырлый:
Безнең уртак куышшшшш,
Кил син миңа, шуышшшшш,
Миннән башка гына
Булмас синең тормышшшш….
Ул да түгел Фирүзә шшшылдап торучы яшел еланга әйләнә дә ирнең муенына сарыла… ирнең тыны кысыла,нишләргә белми…
Газизҗан манма тиргә төшеп куркып уянды. Төш кенә димә! Котыласы юк икән бу юхадан!
Ирнең төне шундый мәхшәрдә узып, таң туды. Гөлчирәсе күптән торган. Газизҗан ярата торган әчегә изгән коймак пешереп йөри. Шушы хатынны алыштырдымы, аның өчен кайгыртып яшәүче шушы фәрештәне еланга алыштырдымы — аек акылы үзенең кичәге хәлләрен кабул итми аптыратты.
— Бигрәк тәмле булган, карчык! Телемне йоттым бугай!
-Йотма, кирәге чыгар әле сиңа ул телнең, бик кирәге чыгар! — диде дә Гөлчирә эшкә җыена башлады.
-Үзем илтеп куям сине, хәзер,-дип ире хатынының ничек тә күңелен күрәсе килде.
Юлда сөйләшми генә бардылар. Газизҗан эштән соң да хатынын килеп алачагын әйтеп китеп барды. Гөлчирә иренең бу уңайсыз халәттән ничек тә чыгарга тырышуын аңласа да, сер бирмәде, азрак газаплану хыянәтче иргә комачау итмәс!
Газаплар бер кич белән генә бетәсе булмаган икән!Ике көн үтүгә язмыш Гөлчирә белән Фирүзәне кабат очраштырды. Ничек кенә очраштырды әле!
Иртәнге киңәшмәгә җыелган табиблар, шәфкать туташлары арасында яңа персоналлар да бар иде. Үзеннән 3 кенә урындык ары утырган Фирүзәне күреп, Гөлчирә аптырап китте. “Ни йөзе белән хастаханәгә килгән ул, мин фаш итәр дип курыкмаганмы, җир бит икән бу кыз!”- дип уйларга өлгермәде, өлкән табиб Рафил Салимович яңа эшкә килүче кызлар белән таныштырырга тотынды:
-Неврология бүлегенә — Ирина Антипова, хирургиягә — Сария Вафина, терапия бүлегенә — Фирүзә Хайруллина, “Ашыгыч ярдәм”гә — Зоя Васина .Яшьләргә мөмкин кадәр булышуыгызны сорыйм…
Гөлчирәнең башы әйләнеп китте. “Терапиягә, шул фахишә белән бер бүлектә эшләргәме, бу ни бу, шул карак белән, шул…. “Әллә соң үзләрендә булган хәлләрне баш табибка бәйнәсен-бәйнә сөйләп бирергәме? Аңламаса, ул да ир-ат бит! Көнләшә дип кенә уйласа?! Юк, юк! Сабыр, сабыр бул, Гөлчирә! Язмыш сине сынарга алынды бугай!
Киңәшмәдән соң,бүлеккә кайттылар. Гөлчирә бүген көндезге сменада, 3кә кадәр …Я, ниләр кыланыр икән инде бу кыз,н и йөз белән миңа карар, сорашыр, бер бүлмәдә эшләр икән?
Терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Зифа Хәеровна Гөлчирә белән Фирүзәне үзенә чакырды.
-Гөлчирә, көндезге процедураларны ясаганда, яшь белгечне дә үзегез белән алып керегез, күрсен, өйрәнсен. Әлегә без аңа документация эшен генә тапшырырбыз, авыруларның авыру тарихларын тутырыр, тора-бара сезне дә алыштырырга туры киләчәк.
Гөлчирә, каршында берни булмагандай утырган, Фирүзәнең йөзенә карады. Ачык яшел төстәге чалбар һәм костюмнан,башына биек яшел чепчик киеп утырган Фирүзә үзен бик тыныч тота, хәтта Гөлчирәгә бераз мыскыллы караш та ташлаган төсле тоелды. “Күр, янәсе, мин синннән курыкмыйм, кирәк икән сине дә иреңне чаккан төсле чага алам!” Бу кадәр оятсызлыктан Гөлчирәнең чигәләре кысып куйды. Зифа Хәеровнага “Ярар”диде дә бүлмәдән чыгып китте. Бер бүлектә, бер бүлмәдә ничек эшләр ул бу себерке белән? Я, Аллам, ник шулкадәр кысан,тар бу дөнья?!
Төшкә кадәр 23 авыруга система куярга кирәк иде. Гөлчирә исемлекне барлап чыккач та, ишек төбендә басып торган Фирүзәгә эндәште:
— Килгәнсең икән,эшләргә туры килер.Эшне райком секретареннан башлыйбыз. Ул 8нче палатада берүзе генә ята. Аңа калий һәм магний аспарагинатын салырга кирәк. Авыру тарихын укырсың, әле ул кичә генә керде. 4 көн буе салырга туры киләчәк,глюкоза белән кушып ясарга кирәген беләсеңдер. Бер минутка 25 тамчыдан арттырырга ярамый тизлеген, онытмаган булсаң.
Фирүзә берара эндәшми торды.
— Минем үзем генә мөстәкыйль система куеп караганым юк бит!
-Өйрәнерсең, башка эшләргә тиз, оста бит син, матурым! — дияргә үзендә көч тапты Гөлчирә. Хатын процедуралар дәфтәренә тагын бер күз ташлады да беренче палатага кереп китте. Ике палатадагы авыруларга уколлар кадап, системаларын урнаштырып бетергәндә, янына кызарып,тирләп беткән Фирүзә чабып керде.
-Гөлчирә апа, мин куя алмадым ул больнойга…теләсәгез нишләгез..веналары юк аның!
-Кая киткән веналары Сәет Ярулловичның? Кичә генә бар иде бит әле,бик матур, яхшы иде веналары, чебен тешләгәнче куеп чыккан идем.
— Әйдәгез инде, тизрәк, беләге шешә бит, ялгыш җибәрдем бугай, кабарып чыкты, — Фирүзә еларга җитешеп, Гөлчирәнең күзләренә карады.
Гөлчирә берара, кызны акылга утыртасы килеп бармаска да уйлаган иде, “бераз борыны шиңәр, алайса бик һавалы!” дигән фикерләр уена керсә дә, Гиппократ анты биргән медицина хезмәткәре буларак ,ул ярдәм итәргә тиешлеген йөрәге белән төшенде, йөгереп диярлек 8нче палатага таба китте.
Артыннан Фирүзә такмаклап бара:
— Сез аңлатыгыз аңа, мин бит әле беренче көнемне генә эшлим, өстемнән тормасын, табибка да әйтмәсен инде!
— Бу шул сиңа кеше ирләре белән йоклап, чылбыр урлап кына йөрү түгел, матурым,монда башың да, йөрәгең дә, кулларың да алтын булырга кирәк,аңладыңмы?! Гөлчирә артына борылып, кызга карады.
— Аңладыңмы?
-Аңладым, аңладым, сез мине бу абыйдан гына исән-сау алып калыгыз! Китерәм мин чылбырыгызны да, йөзекне дә, китерәм, бүген кичкә үк!
-Юк инде, матурым! Минем өемдә башка синең эзең дә булмас. Ничә ай куенымда елан яткызганымны бик яхшы төшендем мин. Безнең урамны урап узачаксың, ишетсен колагың!
-Сәет Яруллович, сезнең веналар югалган, диләр монда, кая качтылар икән алар, яле карап карыйк әле?! — дип елмаеп, балкып керде Гөлчирә палатага.
-Менә тотып торам беләкне, системаны ябып куйдым, Гөлчирә! Системаны яба да белмәгән бу туташны каян таптыгыз? Вена турында әйтеп тә тормыйм инде. Ун тишек ясады ике беләккә, начар өйрәткәннәр укытучылары. Элеккеге чагым булса, монда укытучысын чакырткан булыр идем дә, бераз гайрәтләр китте бит әле,- диде Сәет.
Гөлчирә ирнең уң беләген карады.Чыннан да, зур гына шеш барлыкка килгән, иньекция тире арасына киткән бугай, караватта канга буялган сөлге ята, идәндә дә кан таплары… Сәетнең сул кулындагы энә тишекләрен карагач, Гөлчирә спирт белән эшкәртеп алды :
-И Сәет абый, җан кисәгем, бу тишекләр сезнең беләккә килешеп кенә тора бугай- миңнәр кебек дип, сөйләнә-сөйләнә, ул арада жгутын бәйләп, венага инәне кертеп тә куйды. — Уңган егет ич сез, батыр егет, сездәй арысланга мондый инә тишекләре генә черки тешләгән кебек ич ул! -дип, ирнең салпы ягына салам кыстырырга да онытмады. Гөлчирәнең осталыгына ир инде ничәнче кат сокланса да, тагын да шулай сөйләп-алдап, авыртканын да сиздерми эшли белүенә таң калды.
— Бу кызыгызны бүтән күзем күрмәсен минем палатада, Гөлчирә!-дип, Сәет Яруллович арадагы хәлне беткәнгә санады. Болай гына котылуына Фирүзә бик шат иде.
-Ярар, ярар,үзем кереп әкият сөйләп чыгармын сезгә, гел алайса!-дип теленә салышты Гөлчирә. Палатадан чыккач та, Фирүзә Гөлчирәгә ияреп китте.
-Карап торыйм әле тагын сезне, башка авыруларга да ничек куясыз икән?
Фирүзә төшкә кадәр шулай Гөлчирәгә ичреп йөрде, бер адым да артыннан калмады. Бу хәлгә ничек түзгәнен хатын үзе генә аңлый иде булса кирәк. Яткан түшәгеңә төкереп чыгып киткән кызны артыңнан ияртеп, укол ясарга, система куярга өйрәтеп йөр инде!
Икенче көнне эшкә барырга дип чыкса,гаражлары янында машинасын чыгарып торган Газизҗаны янында Фирүзә басып тора. Хатынның йөрәге жу итеп китте. “Бу елан тагын иренә сыланырга маташамы, әллә башка сәбәп бармы?” Гөлчирә ни уйларга да белми катып калды .Фирүзә кызып-кызып нидер сөйли иде булса кирәк, ишек төбенә чыгып баскан хатынны күрмәде дә… Аннары искәрмәстән ирнең муеныннан кочаклап, битеннән үбеп алды да йөгереп китеп барды
Газизҗан машинасын кабызып, йорт янына килеп туктады. Күргән күренештән айный алмый басып торган Гөлчирәгә эндәште:
— Әйдә, утыр, илтеп киләм.
Гөлчирә,үзен сабыр тотарга тырышып, тешен кысып булса да түзде, иренең үзенннән җавап көтте.
-Мә …..китергән, — дип, ире чалбар кесәсенннән алып алтын чылбыр белән йөзекне сузгач кына:
— Сезгә очрашырга сәбәбе дә чыгып тора тагын! — дип куйды. Гөлчирә кызның ир муенына сарылып, үбүен үз күзләре белән күрсә дә, иртә таңнан Газизҗан белән ачуланышасы килмәде, дәшмәде.
Атна дәвамында Фирүзә Гөлчирәнең күләгәсе сыман артыннан калмый йөрде — авырулар белән аралашырга, системалар куярга өйрәнә янәсе! Терапия бүлегенә хирург Саматовның еш кергәләве генә башкаларны бераз сәерсендерде. Ә бер көнне Гөлчирә үзе дә бу керүләрнең төп сәбәбенең шаһиты булды.

Гульнур Айзетуллова

Бәйле