«Ничек инде бу тормышны яратмаска!»

Бу тормышка карашымны үзгәртергә,
Һәр мизгелне туктап-туктап күзәтергә,
Ялгышларны кире кайтып төзәтергә,
Сәбәпләре туып тора, туып тора…

Күңелемнең касәләре сөенсәм дә,
Сагышларга түзалмыйча көенсәм дә,
Көтмәгәндә бәхетләргә тиенсәм дә,
Мөлдерәпләр тулып тора, тулып тора…

Янар өчен, көяр өчен, сөяр өчен,
Сыналганда башны түбән ияр өчен,
Уянуга “Шөкер, Раббым!” дияр өчен,
Сәбәпләре туып тора, булып тора!

Ничек инде бу тормышны яратмаска,
Һәр мизгелгә, күренешкә җан атмаска,
Бер бирелгән бик тә газиз гомернең бит
Сәгатьләре сугып тора, сугып тора!

Гуляра Шарипова
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий