Арсен Камакаев быелгы кышкы Казанның, бәхетле гаиләсенең матурлыгын бер клипка сыйдыра [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Арсен Камакаевның «Сине очратканга» исемле җырына төшерелгән яңа клибында әти роле, заманча матур гаилә бик тә урынлы төшерелгән. Шуңа да бәйрәм көнне сезгә бу клипны тәкъдим итәргә булдык.

 

Әлеге клипта Арсен Камакаевның тормыш иптәше һәм улы да катнаша.

«Гаиләм-балаларым, авырлыкларны бергә җиңәрлек, мине аңлаучы тормыш иптәшем булганга мин бик бәхетле. Клипта да шушы хисләрне тамашачыга җиткерәсебез килде. Һәр кешегә шундый бәхет телим, диде безгә Арсен Камакаев. Үзе ул гаиләсе белән Пермь өлкәсе Барда районында яши. «Сине очратканга» җырына клипны 2020 елның гыйнварында Казанда төшерәләр. «Татарстан башкаласы безгә бик тә ошый», ди Арсен.

Арсен Камакаевка уңышлар теләп, тагын шундый матур клиплар көтеп калабыз.

Бәйле