Хәбәрсез югалган Ләйсән Шәрипованы эзләү фаҗигале төстә тәмамланган, дип хәбәр итә «Лиза Алерт» эзтабарлар отряды.
22 февраль көнне хатынның үле гәүдәсен тапканнар. Аңа 48 яшь иде. Волонтерлар хәзер бернинди дә нечкәлекләр белән уртаклашмый. Мәетнең кайда табылуы һәм үлем сәбәбе билгеле түгел. Шулай ук хатынның кайчан вафат булуы аңлашылмый. Исегезгә төшерәбез, Ләйсән Шәрипова (Рәшитова) 14 гыйнварда югалган иде. Ул Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылында йорттан чыга һәм әйләнеп кайтмый. 2 атнадан соң эзләүгә ирекле ярдәмчеләр дә кушылды.
Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru