Күрәзәчеләр киләчәкне ничек «күрә»?

-- Alina

«Күрәзәче»ләрнең алымнарын үзегездә дә сынап карый аласыз.

“Күрәзәгә барма, башыңа кайгы алма”, — ди халык. Аеруча мөселман халкы моңа каршы, чөнки Аллаһтан узып эш башкару кебек кабул ителә бу.

Әйе, кайбер чакта күрәзәчеләрнең юравы, чыннан да, чынбарлыкка туры килә. Әмма андый сәләткә ия кешеләр бармак белән генә санарлык. Аеруча түләүле күрәзәчеләр шик тудыра. Шулай да алар язмышларны ничек белә соң?

“Сез үзегезгә бик таләпчән. Сезнең йомшак якларыгыз бар, әмма сез алар белән көрәшергә әзер. Сез үзегезнең гадәти булмаганча фикерли алуыгыз белән горурланасыз. Сез кайвакыт аралашучан, кайвакыт үз-үзегезгә бикләнәсез. Сездә киләчәккә ышаныч юк. Соңгы вакытта сез күп хата эшлисез кебек. Дусларыгыз арасында дошманыгыз бар. Гомумән, сез — гадел кеше, әмма кайвакыт бу принциплардан баш тартып торырга да туры килгән”.

Мондый сүзләрне ишеткәнегез бармы? Ә хәзер уйлап карагыз: кемгә бу сүзләр туры килә? Һәркемгә дә! Һәркайсыбыз үзенең кире яклары барлыгын белә, без алар белән гомер буе көрәшәбез. Кайчакта принципларны онытып торырга да туры килә һ.б.

Бу алым “Барнум эффекты» дип атала. Гороскоплар төзегәндә күп вакыт шул алым сайланыла да инде. Ягъни күп итеп һәркемгә туры килерлек итеп сөйләү.

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле