«Булган хәлләрдә үзем генә гаепледер! Яраббем, гөнаһларымны ничек кичерим?»

Капка ябылды. Гөлҗәннәткә йорт капкасы гына түгел, Илдан белән бергә корган затлы мәһабәт сарайның да аның өчен ишекләре, капкалары ябылган сыман тоелды. Ул чоланнан чыгып былтыр көзен утыртып калдырган, инде чәчәккә төймәләнгән лалә чәчәкләре янына килде…Ашыга-ашыга, әле берсен, әле икенчесен йолкып атты, аннан ап-ак чәчәккә күмелеп утырган, 3 алмагачка якынайды. Алмагачларның әле берсен, әле икенчесен бар көченә дер селкетте: җиргә ап-ак палас җәйделәрмени – түтәлләр өсте ак чәчәкләргә күмелде. Җәннәтнең чәнчеп-чәнчеп йөрәге авыртырга тотынды, ни эшләгәнен үзе дә аңламастан өйгә йөгереп керде. Бүлмәләргә Зараның затлы хушбуй исе эленеп калган иде. Хатын башта кухняның, аннан башка бүлмәләрнең тәрәзләрен ачып чыкты.
Әнисе торган бүлмәнең ишеген тартып карады… Ишек бикле. Димәк, Илдан ачмаган. Ачкычы кайда булыр икән, әгәр кесәсендә алып китсә, әнисе бүлмәдә тынчыгып үләчәк бит! Җәннәт запас ачкычлар саклана торган шкафның ишеге ачты да, тиешле ачкычны эзләп тапты. Нишләп куллары дерелди әле? “Ач,ач тизрәк!”…
Бүлмә бик тынчу, әнисе лычма суга төшкән. Күлмәген сыгып алмалы булган!
-Кызым, Җәннәт, алып кит мине авылга, нигеземдә җан бирәсем килә…әтие..ң..дә…төшемә керде бүген…бергә печән алып кайтканбыз да …шуның өстендә ятып торабыз икән..и рәхәт…и хуш исләре! Гомер булмаганча, карчык үз аңында иде! Җәннәт әнисенең юеш күлмәген салдырып, корыны кидерде.
— Әни, әйдә битеңне юдырып килим, тора аласыңмы, барырбыз, менә чәй эчеп алыйк та, кайтырбыз нигезеңә! — дияргә көч тапты…әле генә ду килеп чәчәкләр ботарлап йөргән димәссең дә!
Гөлҗәннәт инде әллә кайчан юылып бетеп, машинада яткан керләрне янбакчага эләргә чыкты. “Тукта,нишләп күл буена халык җыелган ул, берәр нәрсә булганмы әллә?Берәрсенең кош-корты югалган дисәм, бу чаклы халык булмас!Әнә күл буеннан күршесе Гөлбану менеп килә, сорарга кирәк булыр,ни майтаралар анда?”
Хатын керләрен элеп бетергәч тә, йгә кермичә,күршесен көтеп алды.
-Гөлбану, күлдән ни эзлиләр? Халык нишли анда?
-Ни эзләсеннәр-Сарияне!
-Ни булган Сариягә?
-Бүген иртә таңнан шунда күл буенда елап утырганын күргәннәр…Үзе исерек ди..Соңгы араларда салгалый иде диләр ирләр…Шул, теге Инсаф белән очрашкан иянкеләре төбендә утыра икән. Күлгә казларын төшергән Айфук сөйләшкән аның белән.
-Нишләп утырасың монда иртә таңнан?- дигән.
-Менә Инсаф чакырды, аны көтеп утырам,- дип әйтеп әйткән.
-Инсафың үлгәнгә биш былтыр бит инде, ничек чакырсын ?-ди икән Айфук.
-Чакырды инде, чакырды..монда күрешәбез ич без, — дигән Сария.- Әнә ич килә!-дигән дә күлгә сикергән.Айфук аны “Су керәме бу тиле?”дип кенә уйлаган башта..май башында су коенмас кеше…Көтә, карап тора бераз. Юк, йөзеп чыкмаган Сария. Менә шул!
Җәннәтнең тәне эсселе-суыклы булып китте.Авызында әйләндереп сыңар сүз әйтә алмады. “Нинди көн булды соң бүген?” Зара, Илдан, әни, Сария…
— Менә шул!Водолазлар килгән…эзлиләр..юк Сария!Күл дә әллә ни тирән түгел бит инде! Кая олаккандыр?!
-Табарлар, и Сария, үз башына йөргән икән! Әле бит мине “урамда калдырам” дип йөргән иде!… «Кара теләк үз башыңа” дип белми әйтмиләрдер шул… Җәннәт өйгә керде. Әнисенә бу хәбәрне сөйләмәскә булды. Тыныч кына, сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Хатын ни актан, ни карадан берни кузгатмады, әнисе дә азрак тынычлана төшкән сыман. Җәннәт өстәл җыештырырга тотынгач кына:
-Кызым, миңа теге яшел җирлекле күлмәкне кидерерсең авылга кайтканда, атагыз яшел төс ярата иде…Аның янына ул яратканча барасым килә…Карчык авыр көрсенеп куйды. Аннары яулык очы белән күзләрен сөртеп куйды.
-Әни, ни сөйлисең инде! Сиңа азрак булса да рәхәттә яшәргә ярыйдыр ич! Менә берәр айдан йортны өлгертәләр, бергәләп күчәрбез Казанга, пенсиядә килеш мин дә эшләп йөрмәм, синең янда торырмын.
-Ник син дә китәсеңме? Кияүне кем карар?
-Караучысы да, акчасын савучысы да табылыр, әни, кайгырма! – диде дә, Җәннәт киемнәр җыя башлады. Әнисенә алмашка берничә күлмәк, яулык, оекбашлар алды. Капка төбенә чыгып утырса кияр өчен җылы камзулын да тыкты .Әйберләрне җыештырып бетергәч тә, кайбер чәй кирәк-яракларын барлады, аннары такси чакырды. Йортның тәрәзәләрен ябып чыкканда, кабат күл буена күзе төште, халык әле дә таралмаган иде. Димәк,Сарияне тапмаганнар! Ул арада телефон шалтырады, такси килгән икән!
Капканы биклим дигәндә генә, Илданның улы килеп керде.
— Җәннәт әни (Рузил Гөлҗәннәтне шулай әйтергә күнеккән иде, үз әнисе ташлап чыгып киткәндә аңа 5 кенә яше иде бит, аны Җәннәт тәрбияләп үстерде), Сария әни турында ишеткәнсеңдер?
-Ишеттем.
-Соң таба алмыйлар бит! Кеп-кечкенә күлдә юкка чыкты Сария әни. Менә әти янына килгән идем, бәлки авылдан кешеләр күлнең без белмәгән берәр хикмәтле урынын беләдер? Сез кая җыендыгыз болай әби белән?
-Авылга, әни бит нигеземә кайтам, — ди. Әтиеңә беркем кирәкмәстер бу көннәрдә, ниндидер Зараны алып кайтты ул, үзем дә көне буе мунчада утырдым.
-Зара? Казаннанмы? Соң Казандагы кафега алды бит ул аны.. Менә мин дә эшсез йөрим хәзер. Кафе Зара кулында хәзер, мин товар кайтарам и все. Рузил лачт иттереп җиргә төкерде. Ачуланып сигарет кабызды.
— Рузил балам, мин әнине ялыктырдым. Күрәсеңме хәле тагын үзгәрергә тора. Китик инде без. Монда калсаң, ишекләрне бикләп китәрсең, әтиеңне көтә калсаң…
-Юк инде, нишләп монда утырыйм мин, Сария әнине табарга бит инде күл төбеннән.
Гөлҗәннәт Хәтирә карчыкны таксига кертеп урнаштырды да кузгалып киттеләр. Таксист егет Гөлҗәннәтнең укучысы булып чыкты. Юлда мәктәп еллары турында хәтирәләр яңарды. Руслан — Җәннәтнең иң күп каныккан, орышкан укучысы икән. Дәрестән качкан, имтиханга килмичә аптыраткан чакларын искә төшереп, Руслан бер көлдереп алды. Әмма ..Җәннәтнең авыз читләре азрак сер бирмичә елмайса да, эче кайный, аптырау катыш борчулары бөтен тәнен көйдерә иде.
Гөлҗәннәтнең уйлары гаҗәп озын, бер йомгакка гына төйнәрлек түгел иде. Әгәр әнисе белән ул-бу була калса, сугыш толларына бирелә торган фатирны нишләтерләр икән? Энесе Фидан тагын квартир даулап йөрсә? Илдан Зарага өйләнеп, өйгә кертмәсә? Казанга китәргә туры килсә, Илдан белән бергә салган йортны ничек бүлергә? Уйларның очына чыкканчы, авылга кайтып та җиттеләр.Таксист егет оялып тормады, күзен дә йоммыйча ике бәя сорады:
-Мәктәптә чакта мине обежайть иткәннәр өчен компенсация, Жаннет Фатиховна! — диде.
Гөлҗәннәтнең бәхәскә кереп торасы килмәде, күзләрен мут елмайтып торган егеткә 500 не чыгарып тоттырды. Таксист юлчыларны зәңгәр төтенгә күмеп китеп тә барды.
Туган нигез!.. “Мине оныттыгыз, озак кайтмадыгыз!” дигәндәй моңаеп торган сыңар каенлы өй тагын да басылган, кечерәеп калган кебек. Илданның мунчасы да бу өйдән затрак, яңарак, матуррак һәм биегрәк иде шул! Капкадагы йозакны ачып, Җәннәт әнисен култыклап йорт баскычына утыртты.
-И бу баскычларны көнгә икешәр ышкый идем бит. Юкә мунчала,ком белән…сап-сары була иде.- дип куйды Хәтирә. Бигрәк каралганнар инде…Карчык берар дәшми торды да кинәт кенә:
-Атагыз өйдә юк бугай, ишектә йозак тора.
-Әни, тагын саташа башладың бугай, әти үлгәнгә бик күптән бит инде, Әни! Җәннәт кулындагы сумкаларын түбән баскычка куйды да, йорт ишеген ачып җибәрде. Борынга тынчу, күгәрек бүрәнә исе, тузан исе килеп бәрелде. “Әллә әнине монда керткәнче, өйне юып чыгарыйммы икән, соң ярты ел җыелмаган, ягылмаган йорт бит! Туктале, Сатирә апаларга кереп карыйм, әнине берәр сәгатькә генә кертеп торып булмасмы, өйне җыеп-юып чыгарганчы гына”-дип, өй ишеген кабат ябып куйды.
-Әни, әйдә, әти сине каршы йортта көтеп тора бугай, — дип ялганларга мәҗбүр булды.
-Шулаймы, Фатихым кайтканмы мине алырга, әйткән иде шул… кайтам, киенеп куй дип….
Гөлҗәннәт әнисен култыклап торгызды да каршы яктагы әтисенең төп нигенә — Сатирә апаларына таба атлады. Капка келәсен уңайсызланып кына күтәрде хатын. Сабый чакта әнисе котыртып, аз буятмады сыер тизәкләренә бу капка баганаларын… Хәтирә зур чиләккә сыер, тавык тизәкләрен изәр иде дә:
-Атасыз каласыгыз килмәсә, барыгыз бу чиләктәге нәҗесне капка баганаларына сылап килегез, шулай кирәк! — дип, Җәннәт белән Фиданны чиләк тоттырып, караңгы төшкәч тә, Сатирәләргә куа. Икенче көнне торганда, Җәннәт атына карый, баганалар тагын сап-сары, чип-чиста, юылган була…Үзе ничә тапкыр тизәк сылаган баганадагы келәне күтәрә бүген Җәннәт. Гел начарлык кына теләп, гомер буе көнләшеп яшәгән көндәшен күрше Сатирә апасына сыендырмакчы! Ай-һай кырыс та, серле дә бу тормыш дигәннәре! Дошманың алдына да тезләндерә теләсә. Җәннәтләр кергәндә Сатирә йорт эчендәге эскәмиядә яңа җыеп кайткан май үләннәрен аралап утыра иде.
-И, күршеләр кайткан икән! Әйдә узыгыз! Әле менә урман авызыннан төрле май үләннәре җыйдым — тузганагын, юасын, үги ана яфрагы, чабыр, мең яфрак..Бергә киптереп куям мин шулай..- Нихәл, Хәтирә!
-Фатихым кайткан икән ич, үзе кая соң әле?
Сатирәнең тәне дерелдәп куйды. Фатих исеме гомер буе аның йөрәк ярасы да булды ләбаса !Сатирә Җәннәткә күтәрелеп карады. Гөлҗәннәт кенә:
— Әни, син менә күршең белән сөйләшә тор, мин өйне җыеп-юып чыгарыйм әле. Шулай бит, Сатирә апа? — хатынның күрше апасыннан. “Әнием беразга сезнең өйдә утырып торсын инде” –дип соравы иде. Аңлады Сатирә. Җәннәт әнисен эскәмиядә күрше апасы янында утыртып калдырды да, өйләренә чыкты.
Йортка чыккач та, өйнең урам як тәрәзәләрен ачып җибәрде. Урамнан капка төбендә үскән тузганаклы яшел чирәм исе кереп, борынны кытыклады. Ал бакчада үсеп чыккан яшь кычыткан Җәннәткә балачак хәтирәләрен яңартты. Коеның суы нихәл икән, алырлыкмы? Түр якта стенада эленеп калган халатын күреп алды хатын. Өс-башын алыштырды да, бакчага суга чыгып китте. Бакча коесыннан су ташыган үсмер чаклары, каен ышыгында кич утырулар хәтердә яңарды. Сулы чиләк белән узганда, Җәннәт тә яшь каен кәүсәләренә кагылып узды… Яфраклар, каеныбыз яшәргән, нигез генә…. Гөлҗәннәтнең күзләренә яшь тулды.Әнисенең соңгы теләген үтәргә алынмаса, әле кайчан кайтыр иде.
Өйрәнелгән гадәт буенча, Җәннәт башта тәрәзләрне, аннан өстәл өсләрен, карават башларын сөртте. Түрдәге сервант башында аңа елмаеп бер кыз карап тора. Озын толымнарын үреп салган, кара җирлектәге ап-ак чәчәкләр төшкән күлмәкле кыз-17яшьлек Гөлҗәннәт аңа елмаеп, күз кыса, эшләрен күзәтеп тора сыман. Зурайтылган фотоның читләренә чәчәкләр төшерелгән. Җәннәт үзе ясаган иде аларны.
Идәннәрнең паласларын кагып ,өйнең идәннәрен юып алгач. Һава да үзгәреп китте сыман. Хәзер чәй куеп җибәрер.Үз нигезендә әнисенә дә күңелле булып китәр.Урам як тәрәзәләрен ябарга дип килгәндә, Сатирә апалары капка төбенә кара Тойота кайтып туктады. Машинаның ачык ишегеннән бик матур җыр агыла:

Алмагачны алмалары бизи,
Кешеләрне-күркәм эшләре!
Бер-береңә яхшылыклар кылыйк,
Беребез дә күктән төшмәде!
Җир — Анабыз туфрагында үстек,
Алмагач күк, без дә дым алып.
Өлгергәч тә, алма коела җиргә,
Тик без генә калмыйк югалып!

Гөлҗәннәтнең күзләре тагын чыланды. Шушы нигездә тәпи атлап киткән нәни кызчык, әйтерсең лә, Җәннәтнең кулларыннан тартып урамга-бакчага чакыра. Хатын тәрәзәсен ябарга да онытып,җыр канатларында ераклардан урап кайтты. Сатирә апаларының өй алды яз җиттеме ап-ак чәчәккә күмелә иде. Әнисенә бик еш әйткәне хәтердә:
-Әни, нишләп без дә өй алдына алмагач утыртмыйбыз ул, бигрәк матур бит, алмалары да тәмле! Әнә Фәрид абыйлар кич рәхәтләнеп алма белән сыйлана, кайчак миңа да биргәли әле башка кызлар белән беррәттән.
-Кара аны, алардан тагын берәр нәрсә аласы булсаңмы, сыртыңны каезлармын! — шулай дип кисәтә әнисе.
Чү, капкада Сатирә апа күренде! Әни, әнигә берәр хәл булганмы әллә?
-Җәннәт балам,тизрәк,тизрәк,анда әниең!….
Гөлҗәннәт абына –сөртенә күршеләренә чапты. Йорт эчендәге эскәмия янына Фәрид абыйсы тезләнгән.Эскәмиягә тараткан май үләннәренә башын куеп, Хәтирә авыр тын ала иде. Аңында,үз аңында иде әле әнисе:
-Сатирә…мине…га..фу..ит..син….бәхил……лә..ты..ныч..лап..китим..Фа..ти..хым яны.на…
-Син нәрсә инде, Хәтирә,бәхил, бәхил! Фәрид, бөтен тормышларын пыран-заран китергән Хәтирәнең башын ике кулына терәтеп, өскәрәк күтәрде:
-Әле өеңә чыгасың, бергәләп чәйләр эчәрбез. Әнинең үлән чәйләре бик шифалы була, — дип сөйләнгәләде.
-Әни, әни, я инде авылга кайткач кына…Хәтирәнең башы салынып төште, ул Җәннәтнең соңгы сүзләрен ишетмәде. Гөлҗәннәт белән Сатирә киңәштеләр дә, карчыкны үз нигезенә алып чыгарга булдылар.
Әле генә алмагач чәчәге исләре кереп тулган өйгә Хәтирәнең чак кына суына башлаган гәүдәсе кайтты. Гөлҗәннәт аптырап калды. Кемгә шалтыратырга?Илданга шалтыратса да килмәс. Фиданга шалтыратып әйтергә кирәктер!
Хәтирәне авыл зиратына үз нигезеннән алып киттеләр. Әнисенең соңгы теләген үти алуына күңеле бераз тынычланды Җәннәтнең. Хәтирәне озатырга килүчеләр арасында Илдан күренмәде. Тәмле телле килен дә кайтмады. Әнисен күмеп кайткач, Фидан гына Казанда өлгерәчәк квартира хакында сүз кузгатты.
-Фидан, әнинең кабер туфрагы да суынмаган ләбаса. ә син мал бүлешәсең. Оятың бармы синең?
-Нәрсә, мин әнинең үги малае түгел ич, аңардан миңа да өлеш тиеш!-
— Менә төп нигездәге йорт сиңа булыр!
-Нишлим мин бу сәләмә ишелергә торган йорт белән?
-Квартир документларын алып кайтырга кушты хатын.
-Соң бит квартира әни исемендә, аның васыяте дә миңа иде, — дип Җәннәт кычкырып елап җибәрде. Фидан апасын юатмады, диванда яткан күн портфелен эләктерде дә, чыгып машинасын кабызды. (дәвамы бар)

Гульнур Айзетуллова

Бәйле