«Шулай тузды сөю, төгәл сәбәп белмичә»

Ул атлады бусаганы,
Туктатаучы булмады.
“Тукта, башлыйк яңа баштан”,
Дияр җирдән туктады.

Ул атлады, артта тынлык,
Нигә инде эндәшми?
Тынлык – нинди газап,
Һич булмаса тиргәшми?

Ул теләде туктатырга,
Ләкин сүзләр карышты.
Ул бусаганы атлаганда,
Еламаска тырышты.

Ул туктады бер мизгелгә,
Артка караш ташлады.
Тәкәберлек начар иптәш,
Нигә икән башлады?

Ул теләде тезләнергә,
Кичерүне ялварып.
Тезләнмәде, ялвармады,
Басып торды уйланып.

Ул атлады бусаганы,
Туктатучы булмагач.
Ул атлады алга таба,
Башка чара калмагач.

Ул атлады алга таба,
Адымнарын тизләтте.
Төбәп күзен аркасына,
Ул эндәшмичә күзәтте.

Ул атлады ераграк,
Ә ул торды дәшмичә.
Менә шулай тузды сөю,
Төгәл сәбәп белмичә.


Илсур Мортаза

Бәйле