Гөлҗәннәт тә, энесен озатасы итмәде.Ике туган иң газиз кешеләрен-әниләрен мәңгелеккә озаткан көнне шулай салкын гына саубуллаштылар. Кем уйлаган бит бу көннең соңгы көн,соңгы күрешү икәнен?!
Гөлҗәннәтне төн уртасында кесә телефоны шалтыравы уятты.
-Апа, Фидан…ул юк инде! Килен тавышы икән.
-Ничек юк, кайтмадымы?Соң төштән соң ук кайтып китте ич ул!.
Җавап бирүче булмады. Җәннәт, кабалана-кабалана, Фиданның олы улы номерын җыйды.
-Алло, алло, Роберт акыллым, нинди хәбәр бу, әтиең кайтмадымыни?
-Әти авариягә очраган бүген…менә әле реанимациядә үлде. Макулово тавында бәрелешкәннәр…
Гөлҗәннәт урыннан сикереп үк торды. Өй эче әнисеннән башка болай да ятимләнеп калган иде, хәзер инде бигрәк шыксыз да, кайгы сөременә уралган калын урман шикелле тоелды. Түшәмдә янган сыңар лампочка да Гөлҗәннәткә кызганып күз кыса сыман. Берничә көн элек кенә өйнең һәр бүрәнәсенә яратып, сагынып караган хатынның өй эчендә бер минут та каласы килмәде.
“Я, алла,бигрәк яраткан бәндәң икәнмен, нинди генә сынаулар атмадың бер балаңа?” -дип, хатын ачыргаланып еларга тотынды.
Җәннәт инде кабаттан урынына ята алмады. Өйдә дә кала алмый иде. Капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырды. Кызларының әле берсенә, әле икенчесенә шалтыратты, төн уртасы дип тормады. Рәфидәсе генә:
— Әни төнлә чыгып китә алмыйм, яктыргач та приеду, не беспокойся! Пока абыйны өйләренә алып кайтканчы все равно обед җитәр, успеешь, — дип җавап кайтарды.
Их, канатлары булсамы, беркемне көтеп тормый, туганы янына барып җитәр иде. “Кеше төсле саубуллашмадык та бит, Фидан энем, үкенечләргә генә калды! Нәрсә бу тормышта туганлыктан мал кыйммәтрәк була башлады микәнни? Әнә, калды бит! Тегендә баргач, “йортың ничә катлы иде?” дип сорамыйлар? “Кешеләргә, якыннарыңа , газиз әти-әниеңә нинди яхшылыклар эшләдең?”- диярләр. Озак уйланып утырды Җәннәт. Аркасына суык беленә башлаган иде инде, каршы якта капка ачылды. Фәрид икән. Нишләп болай иртәләгән әле, таң беленеп кенә килә бит! Күршесе, эскәмиядә утырган Гөлҗәннәтне күреп, аптырамады. Әнисен күмеп кайткач та, йокы кермидер дип юрады.
-Хәерле иртә, Җәннәт! Ялгызың монда утырганчы, безгә кер хет, әнинең чәе кайнаган, мине озатырга торды, барыбер ятмый ул хәзер, — диде. Җәннәт урам аша гына кайгылы хәбәрен җиткерә алмасына ышанып, күрше абыйсы янына атлады. Бу араларда күргән хәсрәтләреннән кечерәеп,сулып калган иде хатын.
-Фәрид абый, и Фәрид абый!- диде дә, ирне аптырашта калдырып, аның күкрәгенә башын куеп, иңгелдәп елап җибәрде. Фәрид берара ни дияргә белми торганда, капкадан Сатирә килеп чыкты. Улына юл сәфәренә күчтәнәчләр чыгаруы икән!
-Гөлҗәннәт, балам, сабыр бул, әниеңнең рухын тынычлыкта калдыр! Иртә таңнан алай кычкырып еларга ярыймыни, борчылма, уздырышырбыз Хәтирәнең ашларын.
-И Сатирә апакаем, әни өстенә энекәш тә өстәлде бит менә, төнлә авариядә Фидан үлгән! Сатирә белән Фәрид Җәннәткә бераз аптырабрак карадылар, янәсе, моның белән ул-бу булмагандыр бит!
-Төнлә шалтыратты килен. Макыл тавында бәрелешкәннәр! Ашыгулары юкка булмаган икән энемнең! Сатирә Җәннәтне аркасыннан кагып:
-Соң менә Фәрид абыең Казанга җыена бит, нишләп монда торасың, җыен да, утырып кит тизрәк! Гөлҗәннәт капка төпләрендәге эскәмиядән сумкасын алып килде дә, юлга кузгалдылар.
-Балакайларым, исән-имин барып җитегез, юл фәрештәләре сакласын үзегезне! — дип теләп калды Сатирә апасы. Берничә авыл арасын сөйләшмичә генә бардылар. Аннары Фәрид радионы кабызды. Ул гел шулай юлда йөргәндә я музыка, я радио тыңлап йөрергә ярата, акрын гына уйланып, ил-көндәге яңалыкларны тыңлап, бар нәрсәдән хәбәрдар булып…Яшь егет кыска хәбәрләрне укып бетергәч тә, радиода аның яраткан җырын куйдылар. Бик яратты әле ул бу “Алмагачлар”җырын. Әйтерсең лә, бу җыр бөтен кеше турында һәм ир, җырлаучыга кушылып, үзе дә акрын гына көйләп бара башлады. Бик акрын. Артта утырып баручы Җәннәт тә:
-Фәрид абый, бераз көчәйт әле радиоңны, 1 минутка гына булса да бу кайгыларымны онытып торырмын, дигәч, радионың тавышын арттырыбрак куйды. Җырның беренче аккордлары ук, инде кайгы-хәсрәтләр белән тулган сагыш буасын ерып җибәрде-ул акрын гына елый иде.
Алмагачны алмалары бизи,
Кешеләрне-күркәм эшләре!
Бер-береңә яхшылыклар кылыйк,
Беребез дә күктән төшмәде!
Фәрид хатынны тынычландырырга ашыкмады. Еласын иркенләп, күңелен бушатсын, кайчак елау кешеләрнең җаннарын да сафландырып җибәрә ич. Җәннәт җыр тынганчы, үзен аптыратып, җанын коеп торган уйларын күз яшьләре итеп агызды. “Яхшылык, яхшылык, и гомернең чикле икәнен уйласак иде дә бит!” Җәннәтнең бала көткән саен Илдан белән утырткан алмагачлары күз алдына килде. Бер, ике, өч…авылга китәр алдыннан нишләп рәнҗетте инде ул алмагачларын, я нишләде ул? Бөтен чәчәкләрен койды ләбаса! Көзгә аның алмагачлары да алма бирмәсләр, юк, бирмәсләр! Үзе дер селкеткән алмагачлары аңа рәнҗеделәр, күрәсең! Менә бит 1-2 көн эчендә иң кадерле кешеләрен югалтты.
Ә җыр Гөлҗәннәтнең бәгыренә үтеп керде:
Кешеләр дә — алма кебек бит без-
Бар өлгергән чаклар, бар, була!
Үзәгебез кортланмасын ләкин,
Гел борчылып яшим мин шуңа.
Әйе, замана малларына күмелеп, мүкләндек бугай шул! Үзе аз булса да, әнисе Хәтирәгә кадер-хөрмәтен күрсәтә алды сыман, ә үз кызлары? Я айга ничә тапкыр кайталар алар, ничә тапкыр телефоннан шалтыраталар? Җәннәт үзе шалтыратмаса, атналар буе тавыш-тыннары юк бит! Алма кебек шул без, өлгерәбез дә тәгәрәп китәбез…беркемне, бернәрсәне дә уйлый белмибез… Замана гына гаеплеме икән моңа? Күңелебездә “байлык”, “көнчелек” дигән кортлар утыра бугай…Үзәгебезне кимереп…Шул байлык дия-дия иң матур сыйфатларыбызны да җуйдык бугай. Я менә Фиданга әни фатиры кирәкме хәзер? Аңа бит ике метр җир җитәчәк! Патша сарае кебек йорты бар өстенә минем белән фатир бүлешә! Менә шул сараеңда патшабикәң типтереп яшәр хәзер, ә сиңа – шымытыр! Ярый ла кабереңә килеп чәчәкләр куйса?! Дөрес җырлый бу егет, бик дөрес!
Гөлҗәннәт, әнисен юганда, су салышып торган иде. Бик-бик йомшак иде Хәтирәнең тәне. Шунда юучының: “Бу Хәтирә апа тагын берәрсен үзе белән иптәшкә алыр” — дип әйткәне исенә төште. Мәет юучы юкка әйтмәгән, күрәсең, әнисе үзе белән Фиданны да алып китте ич бакыйлыкка!
-Кайсы урамга туктыйбыз? — Фәриднең тавышы Җәннәтне уйларыннан айнып җибәрде.
-Юк, керәсе түгел. Шушы урамда торалар. Әнә кешеләр җыелган капка төбенә туктыйбыз. Машина бик затлы итеп, бизәкләп, түбә-чырдаклары әллә ничә төрле почмаклы төсле тәрәзләр белән бизәлгән, сары кирпечтән салынган өч катлы йорт янына килеп туктады. Аерым үссәләр дә, аралашмасалар да, Фидан бит — Фәриднең дә энесе, икесе дә — Фатих малайлары! Бу йортка үз гомерендә аяк басканы юк иде аның. “Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса” диләрме әле, язмыш менә Фиданның мәетен күрергә, озатышырга язган икән! Җәннәт өйгә узды, Фәрид бер төркем ирләр белән капка төбендә басып калды. Өйдә җыелган халык арасыннан Җәннәт таныш чалымнар эзләде. Тәхлил тартып утыручылар арасында да хатын белгән кешеләрен күрмәде — чит-ятлар җыелган булса кирәк. Мәетне залга куймаганнар, йокы бүлмәсендә карават өстендә әле кичә генә Гөлҗәннәт белән бәхәсләшеп, орышынып чыгып киткән энесе ята. Өстенә ак простыня ябып, корсак турысына зур сугым пычагы куйганнар. Бите ак яулык белән ияк турысыннан башкача тарттырып бәйләнгән, маңгаенда кан белән укмашкан тирән яра эзе бар. Йөзе әллә ни мазар зәңгәрләнеп тора. Җәннәт, акрын гына үксеп, энесенең простыня эчендәге кулларын эзләде. Ышаныр өчен, тотып карыйсы килде — Фиданның куллары сап-салкын иде. Уң кулы калын бинт белән бәйләнгән, күрәсең, бик тирән җәрәхәт булгандыр, кан бинт аша да саркып чыккан. Энесенең баш очында утырган киленгә ни актан, ни карадан бер сүз әйтмәде, юатмады да. Фидан исән чакта ук Гөлҗәннәтне гел яманлап сөйләгән, Хәтирәне теләгәнчә мыскыллаган киленне хатын өнәп бетерми иде.
Шул чак каршы тарафта утырган абыстайның сүзләре колагына керде:
— Әгәр дә иманлы бәндә «Аятель- Көрси» укып, кабер әһелләренә дога кылса, Аллаһы Тәгалә бөтен иманлы мәрхүмнәрнең каберләрен кояш чыгыштан алып батуга кадәр булган киңлектәге кырык төрле нур белән балкытыр. Җәннәт соңгы елларда өйрәнгән бар догаларын хәтердә яңартты. Башкаларга игътибар итмәстән эчтән генә белгәннәрен укыды.
Мәетне юуу тиз башкарылды. Юганнан соң энесенең чыраена карарга Җәннәтнең йөрәге җитмәде. Хәер, ул гына түгел, уллары да әтиләренең йөзен карамадылар.
Җеназаны урамга алып чыктылар. Җеназа намазын укырга килгән имам алга чыгып басты.Калган ир-атлар имам артында өч рәткә тезелделәр.4 тапкыр “Аллаху әкбәр”не әйттеләр дә,ирләрнең белгәннәре имам артыннан доганы кабатлады: “Сөбхәнәкәл-ләһүммә вә бихәмдикә вә тәбәрәкәсмүка вә тагалә җәддүкә вә лә иләһә гайрукә”. Җәннәт капка баганасына сөялеп, күңеленнән энесенең белеп һәм белмичә кылган гөнахлары өчен Ходайдан гафу сорады. Энесенең үз йорты янында торырга күп вакыты калмаган — әнә ич тәкбир әйттеләр, аннары салават укыдылар да, җеназаны җирдән алып, якыннары иңнәренә күтәреп зыяратка юнәлделәр.
Өйдә калган хатын-кызлар эш бүлеште: кемдер ишек төбеннән түргә таба идән юып китте, кемдер чүпрәк-чапракны чайкады, кемдер мәет юуу белән бәйле чүпрәк-сабыннарны бакчага алып чыгып, чыршы төбенә күмде, җеназаны гүргә иңдергәнче эшләнә торган бар эш тиз генә башкарылды. Абыйларын озатырга Гөлҗәннәтнең ике кызы да килде. Кечкенәсе генә:
-Әни, сине бүген кая кайтарыйм инде — авылгамы,әллә Илдан абый янынамы дип борчуга салды. Җәннәт ире янына кайтып, сөйләшеп карарга уйлады, бәлки аңлашырлар?
-Өемә. Минем бер генә өем, — диде ул кызына. Күршеләре чәй эчәргә алып чыкты. Фиданнарда өч көн ашап эчәргә ярамаганын белгәнгә, кызлары да, Җәннәт тә каршы килеп тормадылар, тиз генә чәйләделәр дә юлга кузгалдылар.
Юл бик газаплы, озын тоелды хатынга. Кызы ике колагына да наушниклар кигән, ниндидер чит ил музыкасы тыңлап кайта. Җәннәт үз уйлары диңгезенә чумган иде. Төн газабымы, әллә ике көн эчендә булган югалтулар хәсрәтеме басты аны — күзләрен йомды.
Менә бакчада йөри имеш. Үзе өзеп аткан лаләләр урынында биек-биек тигәнәкләр үскән, ә ул яз саен соклана торган алмагачлары урынында корыган каен агачлары үсеп утыра имеш. Шунда тигәнәкләргә берәү су сибеп йөри кебек. Өйгә керә торган тротуар буйларын биек булып үскән кычытканнар сырып алган. Узам дигәндә генә, Җәннәтне шундый чагып алдылар — ул сикереп куйды. Фу, төш икән ләбаса!
Гөлҗәннәтне тагын борчулы уйлар урап алды: ире ни дияр, Зара аларда микән, Сарияне таптылармы икән? Кайтып җиттеләр. Хатынның йөрәге күкрәгеннән чыгарлык булып тибә, аяклары җиңелчә генә дерелди. Капка төбендә кеше-кара, машина-фәлән күренми, димәк, Илдан өйдә юк.
Капканы ачып, эчкә уздылар. Йорт эче, бакча тирәсе Җәннәт югында сулышы киселгән кортканы хәтерләтә: тротуарлар тузанга баткан, өзелгән лалә чәчәкләренең сабаклары инде саргаеп кибеп бара, сыңар алмагачта коелмыйча калган берничә чәчәк кенә мондагы манзараларның шаһиты буып Җәннәткә күз кыса. Җиргә коелган алмагач чәчәкләре тузан, туфрак белән укмашып, сарылы-каралы палас барлыкка китергәннәр. Әллә Җәннәт киткәнне бирле, бу өйгә аяк басучы булмаганмы?
Өйгә керделәр. Борынга тынчу һава килеп бәрелде. 3-4 көн ишек-тәрәзәләре ачылмаган йорт: “Мине җилләтегез, гөлләремә һава кирәк,тыным кысыла!”-ди сыман!
-Әни,син киткәч тә,Илдан абый монда кайтып кермәгәнме әллә?
Гөлҗәннәт кухняга керде. Юк бугай шул!Соңгы тапкыр әнисе белән шушы кухняда алтын йөгертелгән чынаяклардан чәй эчкәннәр иде. Җәннәт, ашыгып, аларны чайкарга оныткан — чынаякларда чәй сарысы утырып эзләре дугаланып тора. “И әни җаным, чәй эчкән чынаягыңда синең авыз тәмнәрең дә эленеп калгандыр әле!” — дип кулына әнисе утырган яктагы чынаякны алды. Иснәп карады. Сары чәй юшкыны утырган чынаяктан бик-бик якын ис — әнисе исе килә сыман тоелды. “Әни, әни бәгърем!” Гөлҗәннәтнең йөрәге кысып куйды. Юк, бу чынаякны юарга ярамый, җыеп куярга кирәк, әнинең соңгы тамчы истәлеге булыр!
-Кызым, бүлмәләрнең тәрәзләрен ачып чык әле.
Җәннәтнең кайтканын күреп торганмы, артларыннан ук күршеләре Гөлбану килеп керде.
-Нихәл, кайттыгызмы, күрше? Әниең дә үлеп киткән икән! Гүрләре нурлы булсын инде! Фидан турында да ишеттек, авылда хәбәр тиз йөри бит! Кичә менә Сарияне җирләделәр, таптылар бит, күлдә баткан трактор астындагы тимергә эләгеп торган, тәннәре бик кара яшел иде, исләнә башлаган. Мин карамадым. Баруын бардым, күрше булып яшәдек бит ни дисәң дә! Илдан кайтмады менә, улыгыз гына теге Зарасы белән Казанда эчеп ята дип сөйләде.
Корыган җиргә калдырачак әле аны ул кәнтәй. Үзең нәрсә соң, нишлисез инде, разводка бирәсеңме, йортны нишләтәсез? Калдырма ул кәнтәйгә! Бүл, бүл, син килгәч, салдыгыз бит, синең дә полный өлеш бар монда!
Гөлҗәннәттә йорт бүлү кайгысы юк иде. Илдан йөрер — йөрер дә, тынычланып, бәлки яңадан бергә торып китәрләр. Кемдә табак-савыт шалтырамаган да, кем гаилә җебе өзелергә җиткәндә, кабат ялганып китмәгән әле,ялгаучылары гына сабыр булсын.
Вакыт үлчәүләре исән кешеләрнең гомерләрен үлчәп торды. Җәннәт әнисенең ашларын Хәтирәнең җеназасы чыккан нигездә уздырды. Түр башына соңгы арада бар хәсрәтләрен уртаклашкан Сатирә апасын утыртты. Күрше апасы да көндәшенең бәйрәмнәре дип тормады, ни кирәк булса, шуның белән бик теләп булышты, бәлешләренә чаклы ясап кертте. Фәрид абыйсы район үзәгеннән кирәк-яракларын алышып кайтты. Җәннәтнең булышыр кешесе дә шул күршеләре генә булып чыкты. Кече кызы атнаның 6 көнендә дә төнгә кадәр эштә, олы кызы “менә табам, менә табам”дип бәби көтә.
Илдан 2 атна инде Казанда хастаханәдә ята, эчү яхшыга илтми шул-бөерләренә приступ булган. Улы кичен кереп Казан хәбәрләрен ирештереп китә үзе. Зара Казандагы кафены сатып җибәргән, әтисе янына бөтенләй дә килеп басмый икән, бар булган акчаларын җыештырган да Италиягә ялга китеп барган. Әлбәттә,үзе генә түгел, кафеда эшләгән бармен егет белән чуалуын бар да белеп торган, тик әтисе генә күрергә теләмәгән. “Хәзер менә бармакларын тешләп ята хастаханәдә,”- дип сөйләде уллары.
Җәннәт Илданны Фәрид абыйсы белән бергә барып алды. Тегесе аны-моны әйтеп карышып та тормады. Илдан булган хәлләрдән соң азрак кыенсыну кичердеме, әллә үзенең хәлләре бик мөшкел идеме — исәнлек-саулыктан гайре берни сөйләшмәде. Фәрид абыйсы һәрвакыттагыча радионы кабызып җибәрде. Таныш түгел бер егет әйбәт кенә сиптерә:
Газаплы үкенеч калмасын
Урталай өзелеп язмышлар.
Син мине, мин сине югалтмыйк,
Ясамыйк төзәлмәс ялгышлар!
Телләрдә тирбәлә берүк сүз:
“Соңарма,соңарма,соңарма!”
Бәхеткә һәркемнең үз юлы,
Бәхет бит тик безнең кулларда.!
Илдан юл буе уйланып кайтты. Ара-тирә Җәннәттән өйдәге хәлләрне сораштырып куя. Җәннәт тә берни булмагандай, иренә теләп, шатланып җавап бирә. Бакчадагы, өйдәге тәртип турында дәртләнеп сөйләп ала. Тыныч кына җыр тыңлап кайткан Фәрид абыйсы араларына кысылып сыңар сүз дә әйтми, ир белән хатын арасына керергә ярамаганын яхшы аңлый. Абыйсының кулы җиңел булды — Җәннәт белән Илдан ярыйсы гына яшәп киттеләр. Җәннәт бакчага чыккан саен, 3 алмагачның берсендә өлгереп килүче ике пар алмага кызыгып та, аптырап та карый. Хатын дер селкеткәндә, коелмый калган чәчәкләр алмага әйләнде бит әнә! “Бу пар алмалар бәлки безнең гаиләбезгә дә бәхет китерер — Илданым белән матур гына яшәрбез әле, яшәрбез!” дип, алмагачны кочаклады. Тәрәзәдән хатынының сәер бу халәтенә сокланып, Илдан елмаеп карап тора иде.
Гульнур Айзетуллова