«Авыр сүзләр әйтмик бер-беребезгә»

Авыр сүзләр әйтмик бер-беребезгә,
Начар сүзне күңел күтәрмәс.
Бер сәбәпсез кеше рәнҗеткәннәр
Тыныч кына гомер итәлмәс.

Нахак әйткән сүзнең яралары
Мәңгелеккә кала йөрәктә.
Тешне кысып, түзеп кала белик
Авыр сүз әйтергә кирәктә.

Беркөн шулай синең үзеңә дә
Кемдер әйтми калыр авыр сүз.
Ачуларың яшерә бел эчкә,
Усал сүзләр әйтмә, дәшмә, түз.

Сүзебезне уйлап әйтик, дуслар,
Яраламыйк кеше күңелен.
Исебездә тотыйк беркемнең дә
Бу җирдә мәңгелек түгелен.

Шамсия Жигангирова

Бәйле