«Авырлыклар белән юлым салам, Өзмә язмыш, ялгыш бәгырьне…»

….Җиңел килгән бәхет — бәхет түгел,
Эзләп тапкан бәхет кадерле…(Ә.Атнабаев)

Бары шунда аңлый җаның синең,
Аңа булган ихлас кадерне…

Абынасың тормыш сукмагында,
Ташлы юлы тезең яралый…
Кайбер затлар, кулын бирү түгел,
Сине торгызмаска чамалый…

Син беләсең: бәхет кошы янда…
Тешең кысып алга атлыйсын…
Атсалар да сиңа ташлар белән,
Үткәннәргә пәрдә каплыйсын…

Омтыласың бәхетеңә табан,
Борма-борма язмыш юлыннан…
Тота алсаң әгәр бәхет кошын,
Ычкындырмас идең кулыннан…

…Җиңел килгән бәхет — бәхет түгел,
Эзләп тапкан бәхет кадерле…
… Авырлыклар белән юлым салам,
Өзмә язмыш, ялгыш бәгырьне…

Азат Хакимзянов

Бәйле