«Аңа ачу итеп, көн саен кич…» — Азат Фазлыевка тамашачысы нинди хат юллаган?

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Азат Фазлыев инстаграмда тамашачысыннан килгән үзенчәлекле хат турында язды.

Азат Фазлыев тамашачысыннан килгән хатны язылучыларына да күрсәтте. Әлеге язмадан аңлашылганча, бер-берсенә ачулы ир белән хатын Алсу-Азат Фазлыевлар концертында дуслашып кайтканнар. «Ирем белән талаштык. Ике атна буе сөйләшмәдек. Аңа ачу итеп, көн саен кич кайда да булса чыгып китә идем. Беркөнне карыйм: сезнең афиша эленгән, барыйм әле дип, бер билет алдым. Матур итеп бизәнеп, ишекне шапылдатып чыгып киттем. Мәдәният йорты ераграк, җәяүләп ярты сәгать бардым. Залга керсәм, күрше урында ирем утыра. Ул да миңа ачу итеп, өйдән чыгып качкан. Әле урыннар да туры килгән бит: 11нче рәт, аның 7нче урын, минеке — 8нче. Акырып көлештек тә, сезнең җырларга кушылып җырладык та, өйгә машинада кайтып киттек. Шул көннән бирле, яратышып, иркәләшеп кенә яшибез», дип язылган булган җырчыга юлланган хатта.

Мәгълүмат Азат Фазлыев инстаграмыннан

Бәйле