«Нәселегездә каргыш бар!-диделәр дә Рәмисне караудан баш тарттылар…»

-Хәерле кичләр! Күрәсез, икәү мендек, Рауза белән… Гөлисә аз гына тынып торды. Балалар бергә булырга уйлаганнар…яраталар… Бер атнадан улым да армиядән кайтып җитәр. Рауза балакаем бездә торасы килә…Сез ни дисез, кода, кодагый? Кодагый буласы Фәридә иреннән узып берни дә дәшмәде.
Ринат:
-Үзләре шулай уйлаган икән, каршы килеп ни мәгънә?! Рауза хәл иткән бит,аңа безнең киңәш кирәкмәгән Рәмис белән йоклаганда… Кечерәк чакта минем каеш эләкмәгәнгә шулай ашыккандыр… Кияүгә чыкмаган-нитмәгән килеш борыныңа кадәр корсак үстереп ят, имеш! Нәселдә булмаган эш!
Тирә-күршедән оялам, билләхи, эшкә барганда…Битемә әйтәләр…
-Ярар инде, әтисе! — Фәридә иренең сүзләрен азрак йомшатып җибәрергә уйлады.
-Ярар түгел бер дә! Нәрсә, армиядән көтеп алса, ярамыймы, яраткач? Шулкадәр ташканмы гыйшкы? Ни йөз белән утырыр туйда? Ясасам әле!…Өйдә кабер тынлыгы урнашты. Хатын-кызлар Ринатка сыңар сүз кузгатырга да кыенсындылар.
-Яшерен эш калкып чыга бит ул менә! Тышка чыга! Рәмис – акыллы егет, анысы.. Сүзем юк! Өйләнер дә, ташламастыр безнең башсызны! Ну бит әле монда никахсыз-нисез бала көтеп утыра…Кыз балага кул күтәрелми. Салып торып җибәрер идем үзенә!
-Кода, алай дулама әле син, — дип каршы төште Гөлисә. — Буласы булган инде, балаларның киләчәге турында сөйләшик!
— Сөйләшеп-нитеп торасы юк ,Рәмис кайткач та никах укытып, туй итәргә кирәк и все!
— Рауза туйга кадәр бездә торсынмы?
-Раузаның үз йорты бар. Рәмис кайткач килеп алыр, ике сөйләмим! — диде дә Ринат табын яныннан торып ук китте. Фәридә белән Гөлисә аңа каршы сүз әйтмәделәр. Өчәү туй кирәк-яраклары турында озак сөйләштеләр. Фәридә бердәнбер кызына күптән барлап куйган бирнә әйберләрен дә күрсәтте. Урын-җир әйберләре дә шактый икән булачак киленнең. Тагын бер кат чәй кайнарлатып эчтеләр дә, Гөлисә кайтып китте. Кайтышлый юл өсли каенанасына туктарга ниятләде. Гомер көтелмәгәнчә, Сафураның капкасы да,ишеге дә ачык иде.
-Ни хәл, әнкәй! — Ишектә килене күренгәч тә, Сафура аптырап китте.
-Ярыйсы. Нинди җилләр ташлады? Әйтәм аны бүген чигәләрем кысып торды-син киләсегә булган икән!
-Кердем әле…Сөйлисе сүзләр күп җыелды…бер атнадан Рәмис улым армиядән кайта…
-Соң?
-Нәрсә соң, шундый коры булма инде, синең дә бердәнбер оныгың ләбаса ул!
-Юешем калмаганга коры мин! Дымым беткәнгә! Тормыш кыйнап, сыгып бетерде дымны…Карчык беразга дәшмичә торды.
-Шул, әле генә кодалардан төшәм, Ринатларда булдым,-диде Гөлисә.
-Ринат сиңа кайчан кода булырга өлгерде әле? Алар нәселе шундый шул. Бик өлгер…бар нәрсәгә…Йөзе кара булган нәсел!
— Ник алай дисең инде, әнкәй, бик әйбәт кенә сөйләштек, балаларның никахы, туе турында..
-Ринат кызы сиңа киленме инде хәзер? Йортыгызга мәңге аяк басасым юк икән!
-Әнкәй, куйсана шул кирелегеңне, ничек басмыйсың, син бит — иремнең әнисе, түр башында утырырга тиеш!
-Басмыйм булгач, басмыйм. Ул Ринатның атасы гомер буе бугазымда төер булып тора, йөрәгемдә пычак булып кадалган…Сафура елап җибәрде. Гөлисә таш бәгырьле каенанасыннан моны һич көтмәгән иде.
-Әнкәй, я инде! Ни булды шулкадәр?
-Ни булды, ни булды, шул Зиннәт кенә харап итте мине.. Ринат атасы гына!..Атагыздан тукмак күреп яшәдем шуның аркасында…Өйләнәм дип алдады да…Атагыз Зиннәттән гомер буе көнләште. Зиннәтнең анасы яратмады мине алдырмады. Атагызга кияүгә чыкканда, бер айлык көмәнем бар иде Зиннәттән…атагыздан балалар булмады бит..шул Зиннәт малае белән калдык — Фәрваз белән…Ирең Фәрваз белән Зиннәт улы Ринат – бер ата балалары бит! Ә син туй дисең? Туганнар бит алар — бер ата каны ага бит ул ирләрдә!
-Килен, инде боларны сиңа ачмаган да булыр идем…бу серне атаң белән Зиннәт кабергә алып киттеләр…үзем генә калган идем.. Фәрвазга да берни сөйләмәдек… Ирең миңа охшаган булгач, авылдашлар шикләнмәде. Но атагыз җелегемне имде инде..гомер буе… Әйтеп тормый гына, кеше күрмәгәндә, тукмый иде гел..тәнемдә беркайчан да кара янган эзләр бетмәде.Үлгәнче тукмады…Ә син коры дисең?!Шатланып яшәгән бер көнем дә булмады ла минем!
-Әнкәй, хәзер нишлибез инде? Соң килен Рауза белән улым туганнар булып чыга ич…бабалары бер үк! Шул Зиннәт оныклары ләбаса инде болар икесе дә! И әнкәй, бу сереңне алданрак ачкан булсаң бит?! Балаларга ни дә булса әйтеп булыр иде…Соң бит Рауза йөкле инде…баласына җан кергән!
— Балалары авыру булып туса? Туганнарга өйләнешергә ярамый диләр бит!
Гөлисә каенанасы яныннан кәефе бик төшеп чыкты. Менә бит ничек язмышлар! Сафура да бик каты канлы түгел икән ләбаса, тормыш шулай иткән ич! Хатын-кызның бәхете ирдән шул!
Гөлисә каенанасы белән сөйләшкәннәрне никадәр онытырга теләсә дә булдыра алмады. Балаларга әйтергә дә теле базмады. Ни булса шул — Ходай ничек язган, шулай булыр, дип ышанып яшәде.
Улы кайткач, туйлар итеп, Раузаны йортларына килен итеп төшергәч тә, Сафура сере хакында ләм-мим, әмма Рәмиснең баласы туганчы ут өстендә яшәде. Нинди бала туа, авыру баламы, әллә дүрт ягы камил, төгәл бала табармы килене?
Аллага мең шөкер — беренче оныклары сәламәт булып туды Дилә дип исем куштылар. Яшь гаиләнең тормышы түгәрәкләнде. Әмма туйга да, бәби чәенә дә Сафура килмәде. Аның килмәвен һәркем үзенчә юрады, тик Гөлисә генә төп сәбәпне яхшы белә, аңлый иде. Сафура көмәнле килеш үзен ташлап, башкага өйләнгән Зиннәтнең оныгын тормышына түгел,күңеленә дә якын китерергә теләмәде бугай.
Килен эшкә ипле генә. Гөлисә нәрсәгә тотынса да, булышырга килеп ябыша торган булып чыкты. Рауза икенчегә йөккә узгач, Гөлисә улының кинәт кенә каты авырып китүен нәрсәгә юрарга да белмәде. Бу нәрсә — Сафура рәнҗешеме?! Ходайның сынавымы — Рәмис аякларына баса алмас булды. Хастаханәләрдә әллә ничә тапкыр ятып чыгу да бернинди нәтиҗә бирмәде. Уллары Рәфис тугач та, Рәмиснең кечкенә бөтерчекне кулларына алып сөярлек хәле калмаган иде. Көннән-көн сулып бара торган улын күрү анага никадәрле газап икәнен баласын югалтканнар гына аңлар! Гөлисә им-томчы карчыкларга да алып барып карады.
— Нәселегездә каргыш бар!-диделәр дә Рәмисне караудан баш тарттылар алары да…
Рәмисне гүргә иңдергән төн бигрәк озак тоелды. Гөлисә бөтен узган тормышын хәтерләп чыкса да, таң атарга ашыкмады. Сафура теге серен иртәрәк сөйләгән булса, бәлки улы Зиннәт оныгына өйләнмәгән булыр иде, бәлки исән калган булыр иде?! Нәселдәге каргыш кемгә аталган булды икән соң? Сафурагамы,Фәрвазгамы,Рәмискәме?
Улын сагынып көннәр, айлар уздылар да уздылар. Рауза, авылдагы эшеннән кыскартылгач,шәһәргә китеп барды. Киткән мәлгә атна саен кайтып йөрсә дә, яшьлек үзенекен итте булса кирәк, авылга кайтулары сирәкләнде, китеп ярты ел узгач та, Гөлисәне артына утыртырлык хәбәр белән кайтты.
— Әнкәй, ачуланма миңа, мин яңадан кияүгә чыгып карамакчы булам. Ирем егет кеше. Бер тапкыр да өйләнмәгән. Мин аңа балаларым булуын әлегә әйтмәдем.
Кияүдә булуым, ирем үлүен әйткән идем, әмма Дилә белән Айназ турында әйтергә йөрәгем җитмәде.Ул каршы килсә! Балаларны синдә калдырсам ярыймы, әни белән сөйләшкән идем, әти кабул итми ди.
-Их, балам, балам, йөрәк җимешләрен бәреп калдырган күке буласыңмы инде син дә?!
— Әнкәй, минем дә бит кеше төсле яшисем килә, бәхетле буласым килә! Тора-бара бәлки әйтермен, рөхсәт итсә, алып та китәрмен…
Иртәгесен әниләренә селек сыман ябышкан сабыйларны Гөлисә ничек аерырга да белмичә аптырады. Сабыйлар, әйтерсең лә, әниләрен югалтуларын сизәләр…
Рауза китте.Авыл авыл инде,чыбыксыз телефон шәп эшли. Киленнең кияүгә чыгуын да, еракка китеп баруын да рәхәтләнеп чәйнәделәр. Гөлисә фермадагы эшен ташлап, оныкларын карарга кирәк булганга, балалар бакчасына идән юарга урнашты. Акча җитмәү гел сиздереп торгач, районга барып, хәлен аңлатып бирде дә ике караучысыз карчыкны карарга алынды.
Күрәсең, аңа гел шулай сыңар канат кына булып яшәргә язгандыр! Дилә белән Айназны аякка бастыру да аның өстендә иде шул.
Соңгы сүз.
Сафура оныгы Рәмис үлгәч тә озак тормады, базга бәрәңге алырга төшкән җирендә җан бирде. Күрше хатыны табып алган үзен. Ринат пиларамда бер кулын өздереп, авыр хәлдә урында ята. Рауза кияүгә чыккач та, бер тапкыр гына ике мең акча салса да, балаларын оныттымы, әллә мөмкинлеге булмадымы — хәбәре башка килмәде.
Дилә быел мәктәпкә бара. Айназ да әбисе кул арасына керә башлады — кәҗә сакларга булса да ярый.

Гульнур Айзетуллова

Бәйле