«Гомер буе сиңа табынырмын, тик ялыныр димә, ялынмам»

Яраттырдың. Үзең яратмадың.
Нигә яратмадың — аңлатмадың.
Тормыш юлларыңда юлдаш итеп
Башка берәү белән атладың.

Мәхәббәтне иң зур бәхет диләр,
Бәхет микән. Аны кем белгән.
Ә яратып яратылмау — газап,
Газап икәнлеген мин беләм.

Син белмисең, тик мин генә беләм,
Әчелеген, үкенечлелеген,
Үзем теләп алган шушы йөкне
Үзем йөретергэ тиешлелеген.

Тик кайчагында мәхәббәтем җиңә,
Акылымны җиңә, тилертә.
Синең йөргән эзләреңне эзләп,
Салкын сукмаклардан йөретә.

Җылы өйдән, җылы табыннардан
Алып чыга җилләр янына.
Гомер буе сине сагынырмын,
Гомер буе сиңа табынырмын,
Тик ялыныр димә, ялынмам.

Гаепләмәм, минем алда синең
Гаебең юк хөкем итәрлек.
Хөкем бит ул — яратканнар өчен,
Яратмаган өчен хөкем юк!!!


Әнгам Атнабаев

Бәйле