Казанда «Савиново» сәүдә үзәге янындагы җир асты кичүендә гадәттән тыш хәл

-- Alfia

Казанда «Савиново» сәүдә үзәге янында җир асты кичүен су баскан. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Мәгълүматтан күренгәнчә, сүз Адоратский урамы һәм Ямашев проспекты киселешендәге җир асты кичүе турында бара.

Кадрларда җир асты корылмасын су басканлыгы күренә. Кешеләр икенче якка машина юлын тыелган урыннан кисеп чыгарга мәҗбүр.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле