«ШАЯН ТВ» каналында үзгәрешләр бар

-- Лейла

1 апрельдән каналда тапшырулар вакыты үзгәрә.

Иртәгәдән «ШАЯН ТВ» каналы яңа сетка белән эшли башлый. Тапшыруларның вакытлары балаларның яшь үзенчәлекләренә, аларның кайсы вакытта нинди төр мәгълүматны яхшырак кабул итүенә карап үзгәртелгән.

«Мультфильмнарның да, тапшыруларның да чыгу вакытларында зур үзгәрешләр бар, алар белән канал сайтында атналык программаны карап танышып була. Яраткан мультфильнарны татар телендә 2-3 серия рәттән карап булачак. Хәзерге вакытта балалар каникулда һәм аларны «ШАЯН ТВ» белән бергә булырга чакырабыз», – дип хәбәр итте «ШАЯН ТВ»ның программа директоры-чыгарылыш бүлек мөдире Айгөл Рифат кызы Кәбирова.

Бәйле