«Кабатланмый язлар тормышта, Һәр яңа яз килә үзгәреп»

«Яңадан башлыйкчы!» -дигәнче
Онытмыйк шул хакта, дусларым:
Гомерләр бирелә бер генә,
Уйлама: «Абынмый атлармын!»

Кайтарып булмый ул вакытны,
Көл калган учакны тергезеп,
Никадәр теләгең булса да,
Югала тәүге кар тиз эреп…

Кабатланмый язлар тормышта,
Һәр яңа яз килә үзгәреп,
Шуңа да көтәбез ахыры
Тормышта һәрвакыт үзгәлек…

Мөмкинлек юк кире кайтырга
(Булса да теләкләр) үткәнгә,
Кайтара алмыйбыз янга да
Иң якын кешеләр киткәндә…

Теләк зур булса да, язмаган
Язмыштан узмышлар беркемгә:
Сәгатьнең телләре беркайчан
Йөгермәс шул инде кирегә.

Атылган йолдыз да югалыр,
Коелган яфраклар юк булыр.
Балачак һәм яшьлек шулай ук
Бик тыйнак кунак күк юл алыр.

Үткәнгә юк кире кайтулар,
Үзгәртеп булса да нәрсәдер.
Яңадан башлау юк тормышны,
Гомерләр бирелә бердәнбер!

Эльвера Фатхрахманова

Бәйле