Вазгыять үзгәрә, тик бик үк яхшы якка түгел. Әлегә төбәкләрнең Мәскәүне куып тотмас өчен азмы-күпме вакыты бар.
Россия Президенты Владимир Путин ил хөкүмәте белән коронавируска бәйле санитар-эпидемиологик хәл буенча уздырган телеконференция форматындагы киңәшмәдә сүз нәрсә хакында барган?
Владимир Путин әйтүенчә, әлегә Россия авыруның югары ноктасына килеп җитмәде. Чирне авыррак кичерүчеләр саны да арткан. Шушы атналар ил өчен хәлиткеч булачак. Куркыныч янаган территорияләргә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм халкы миллионнан арткан шәһәрләр керә. Шуңа да, Президент фикеренчә, җитәкчелек тарафыннан кертелгән кисәтү чараларын акларга да була. Катлаулы, гадәттән тыш хәлгә дә әзер булырга кирәген искәртте Владимир Путин.
Мәскәүдән үрнәк алыр чак түгел: төбәкләр әлегә башкаладан 3-4 атнага арттарак калып бара. Димәк, тиешле чараларны күрергә вакытлары бар дигән сүз. Россия Президенты бу вакытны бушка уздырмаска өндәде. Владимир Путин коронавируска бәйле фаразларны, вазгыятькә карап, көн дә яңартып торырга кушты.
— Барлык техник, административ мәсьәләләр җиренә җиткереп хәл ителергә тиеш.
Күптән түгел Россия субъектлары башлыклары белән киңәшмә булды. Чаралар вакытында күрелмәсә, моны вазгыятькә карата җинаятьчел салкын караш буларак кабул итәчәкмен, – дип кисәтте ул.
Табибларга аеруча эш күп. Киңәшмәдә Путин бу сорауга да тукталды. “Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә табибларга зур йөк төште. Медицина оешмасының һәм уку йортларының кадрлар потенциалын мөмкин булганча җәлеп итәргә, хастаханәләргә нагрузканы рациональ бүләргә кирәк.
Сүз саклану чаралары һәм ИВЛ (үпкәне ясалма вентиляцияләү) аппараты белән тәэмин ителеш турында бара. Мохтаҗлык кичергән төбәкләргә алар барып җитәргә тиеш”, – диде ул.
Киңәшмәдә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова ил буенча статистика мәгълүматлары белән таныштырды. Аның әйтүенчә, Россия буенча авыручылар күрсәткеченең үсеше 16 мартта башланган. Барлык төбәкләрдә дә үзизоляция кагыйдәләрен төгәл үтиләр дип әйтеп булмый. Коронавирус белән авыручыларың 72,3 процентны – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә.
− Россиядә коронавируска бәйле 10 тест-система теркәлде, 254 лабораториядә тест уздыралар, 18е – шәхси лабораторияләр. Барлыгы 1360000 тикшерү оештырылды. Яңа иммуннофермент анализ өчен тест-системалар иң элек Мәскәүгә кайтарылачак. Россия буенча 95 мең ятак урын әзерләнәчәк. Шуның 40 меңе инде әзер, − диде вице-премьер.
Мәгълүмат Ватаным Татарстан