«Шуннан да зур бәхет юк ласа!»

Бу дөньяның вак-төяге өчен
Һич тә түгел икән көярлек.
Зур афәтләр дөнья күрсәтмәсә,
Калганына шөкер диярлек.

Тыныч тормыш кадерен беләсең,
Тынычлыгың әгәр югалса.
Якыннарың, илең, үзең имин –
Шуннан да зур бәхет юк ласа!

Бер дә юкка иң якын кешенең
Төшерәбез бик еш күңелен.
Тик югалткач кына аңлыйбызмы
Башка берәү кирәк түгелен…

Язмышларга бик еш сылтасак та,
Үзебездән тора күп нәрсә.
Кеше булыйк – мәрхәмәтен безгә
Салыр дөнья, Алла теләсә…

Физәлия Дәүләтгәрәева

Бәйле