Русиядә коронавирус эпидемиясе башланганнан алып 70тән артык медик үлгән. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш эпидемиологы Николай Брико хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
“Русия табиблары социаль челтәрләрдә коронавирус пандемиясе вакытында вафат булган коллегалары фамилияләрен бастырып чыгарды, анда 70тән артык исем”, – ди Брико.
Аның сүзләре буенча, вирус йоктырган медицина хезмәткәрләренең саны илдә даими арта, күп төбәкләр дәваханәләрендә чир йоктыруның учаклары теркәлгән.
Кайсыбер хастаханәләрдә коронавируслы авырулар белән элемтәдә булган медицина хезмәткәрләре күпләп чир йоктырган. Мисал өчен, Санкт-Петербургның Мариинка дәваханәсенең 50 медицина хезмәткәрендә коронавирус ачыкланган. Әлбәттә, андый дәваханәләрне карантинга ябалар.
Башкортстанның Уфадагы Куватов исемендәге республика клиник двәаханәсен дә бу исемлеккә кертеп була. Анда да күп кенә медикларның таҗлы вирус йоктыруы расланды.
Соңгы мәгълүматларга ярашлы, илдә COVID-19дан 1073 үлем очрагы исәпләнә. Таҗлы вирусны йоктыручылар саны 106 498 кешегә җиткән.
Чыганак: "Өмет" Фото: Сергей Киселев / «Мәскәү» агентлыгы.