Бөтен артист Инстаграмда “туры эфир”га чыгып тамашачысын югалтмау өчен көрәшкәндә, юмор остасы Рамил Шарапов икенче юлдан киткән. Ул һәр иртәдә Шарапҗан булып уяна. Өй җыештырганда килеп чыккан мыек барысын да хәл иткән дә куйган.
– Рамил, һәр иртәдә Инстаграмдагы шәхси битеңдә чыга торган Шарапҗан маҗаралары язылучылар санын арттырдымы?
– Ул аңа кадәр дә начар түгел иде, ләкин Шарапҗан кызыксынуны тагын да арттырып җибәрде. Дөрес, ул образ үзизоляциягә кадәр үк бар иде. Беренче видео Мөслим якларында концерт куйганда барлыкка килде. Инстаграмга куйдык та, халык ошатты. Бераздан барыбыз да үзизоляциягә ябылдык. Без бу көннәрне туган якларымда – Буада үткәрергә булдык. Өй җыештырганда мыек килеп чыкты. Театрда эшләгәндә үк ясаткан идем инде аны. Бушка ятмасын әле бу дидем дә, икенче видео төшерергә булдым. Анысын да яхшы гына кабул иттеләр. Өченче көнне тагын берне төшердем. Халык, синең видеодан башка көн башланмый, дип яза башлады. Аларга җавап итеп, бу авыр чорда һәр көнне сезнең күңелегезне күрергә тырышырмын дип сүз бирдем. Авылда болай да эш күп инде. Шулай да, буш вакытта видео яздыруны гадәткә әйләндердек. Артистларның күбесе онлайн концертлар ясады. Минем монда андый мөмкинлек юк, юмор юлыннан китәргә булдым. Запас видеоларың булгандыр, дип әйтүчеләр дә бар. Запас юк, кич белән башта нидер туа, иртән мыекны ябыштырып, хатынны уятам да, тиз генә яздырабыз, аннары көндәлек эшкә чумабыз. Шарапҗанның утыздан артык сериясе барлыкка килде. Халыкчан, гади, яңа законнарны юмор аша кабул итү дә, авырлыкны көлкегә әйләндерү дә бар анда. Сценарийларны үзем язам. Әби, бабай белән яшәп кем язсын инде?! Әлегә идеяләр җитәрлек. Халыкка биргән вәгъдә бар бит. Дөрес, минем вәгъдәм 30 апрельгә кадәр генә иде. Путин үзизоляция вакытын озайткач, миңа да срокны озайтырга туры килде.
– Бу образ ничек туды? Ул кемнедер кабатламыймы? Совет заманы интеллигенциясенә дә ошаган ул. Үзе ялкаурак та, үзе җор телле…
– Мин аны кемнәндер күчермәдем. Күрше мужигы да түгел, башкасы да. Күңелдә җыелган җыелма образ ул. Элек совет комедияләрен карарга ярата идем. Никулин, Моргунов, Вицин – кечкенәдән кумирларым иде. Күңелдә шулардан җыелган образлардан тугандыр Шарапҗан. Концертларда куллангаласам да, бик формалашмаган иде әле ул. Видеолар төшерергә дә теләк бар иде. Ләкин ничек, кайдан башларга аңлый алмый идем. Хәзерге вакыт, шушы авырлыклар барысын да урынына утыртты. Иҗатымда яңа юнәлеш барлыкка килде. Кайсыбер вакыт хәл дә калмый, уйлыйсы да килми. Комментарийларны укыйм да, халык көтә икән дим. Концерт башка инде ул, анда килгән тамашачы сине барыбер карый. Ә монда үзләре эзләп киләләр, көннән көн күбәяләр. Әгәр минем эшем кешегә рәхәтлек бирә икән, ничек шатланмыйсың? Булган халык мәхәббәте сүрелмәсә, миңа башка бернәрсә дә кирәкми.
– Кадр артында хатыныгыз тора. Аны халыкка нишләп күрсәтмисез?
– Хатыным артист түгел, ул гомумән үзен катнаштырганны теләмәде. Беренче серияне кеше хатыны белән төшердем. Чөнки Земфира оялчан, миннән булмас дип икеләнеп калды. Беренчесеннән үк кызыксыну зур булгач, аңа шаяртып: “Хатын, мин бит көндә кеше хатынына чаба алмыйм, әйдә, бергә эшләп карыйк инде”, – дигәннән соң ризалашты (көлә).
Аңа сүзләрне язып бирәм, съемкалар да бер дубльдән килеп чыкмый. Ул сүзен оныта, мин тотлыгып калам. Әллә ничә тапкыр яздырабыз кайчак. Ә кайвакыт беренчесеннән үк килеп чыга. Аның видеосына караганда съемкасы кызыграк. Андагы тавыш, бәхәсне ишетсәгез сез. Өйдә утырулар озакка китсә, ул да артистка әйләнеп бетә бугай инде. Видеоларның кызыгы да шунда бит: кадрда хатын күренми, тавышы гына ишетелә. Күрсәтәсе килмәүдән түгел, стиле шундый.
– Татар эстрадасында юмор ни дәрәҗәдә?
– Һәр юмористның үз стиле, юнәлеше. Ул дәрәҗәне без түгел, тамашачы билгели. Кемгәдер билдән түбән юмор ошый, кемгәдер ошамый. Кемдер халыкчан юморны ярата, кайсысы стендап формасын үз итә. Тамашасы үзе сайлый. Пародия тыңлыйсы килә икән, Данир Сабировка бара. Скетч формасы ошаса, “Мунча ташы” бар.
– Халык синнән нәрсә көтә?
– Һәрхәлдә пародия түгел. Ул миннән килеп чыкмый. Халык миннән Шарапҗанны көтә. Шушы образ белән скетчлар да ясыйбыз, башкасын да. Үземне җырчы санаганым юк, әмма тамашачымның бер өлеше җырлаганымны да көтә. Миңа калса, күпкырлы булырга кирәк. Җырлый да бел, халык белән аралашу осталыгың да булсын, юморга да саран булма. Шулай гына кызыксыну сүрелмәскә мөмкин. Чыгышларны көлкегә генә кормыйбыз, уйландыра торганын да өстибез. Көләләр дә, елап та алалар.
– Бу көннәрдә артистлар, эшмәкәрләр, үзмәшгульләр дәүләттән ярдәм алып булмый дип зарланалар. Сиңа нинди дә булса ярдәм тиешме һәм аны ала алдыңмы?
– Артистлар болай гына концерт куеп йөри алмый. Алар эшмәкәр, кайсысы үзмәшгуль булып теркәлгән. Әйе, авыр. Пенсия фондына еллык күчерү күләме генә дә саллы. Командага да түләргә кирәк. Җәйгә планлаштырылган концертлар чигерелде, банкетлар юк, сабан туе әллә була, әллә юк. Юмор юмор белән, иртәгә нәрсә булыр дип уйланасың инде. Чөнки безнең төп юнәлешебез шул, шуңа укыган, ипиебез сәхнә белән бәйле. Хәзер генә башка һөнәргә өйрәнеп тә булмый. Авыл егетләре булгач, кулдан эш килә анысы, әти-әнигә булыша алабыз. Ләкин бит алай гына тормышны алып барып булмый. Бу көннәрдә сабырлык белән дөньяларның җайлануын көтәбез. Дәүләт ярдәменә килгәндә, ИП булып теркәлгәннәргә акчалата ярдәм каралганын белештем. Ул әллә 12 мең, әллә 13 мең сум… Ләкин минем эшмәкәр булып теркәлүемә бер ел булмаган, шуңа бу ярдәм миңа тиеш түгел. Кызганыч, күп кенә гамәлләр сөйләгәндә бер төрле, гамәлдә икенче төрле була. Бу җәһәттән авылыма рәхмәт әйтәсем килә. Авыл нинди чакта да үз баласын сыендыра. Эш белән көне дә үтә. Балаларга да авылда рәхәтрәк. Әле дә ярый авылда туганбыз дим.
– Тормышта да шундый җиңел холыклы, мәзәкчән кешеме син?
– Тормышта мин бик җитди кеше. Кешеләр дә, сәхнәдә син бит бөтенләй башка төрле, диләр. Ике җирдә җүләр булып булмый инде. Дисциплинаны яратам, соңга калган кешене җенем сөйми. Съемка алдыннан Зимфираны да, без монда ир белән хатын түгел, яклар дип көтмә, дип кисәтеп куям. Еш кына тавыш күтәрергә туры килә. Чөнки тиз кызам, тиз сүреләм дә. Аннары гафу үтенәм. Булдыралмаслык эшкә алынмыйм, вәгъдә бирәм икән, эшлим. Ике йөзле кешеләрне яратмыйм. Кеше алдый белмим. Гомердә сатучы булып базарда эшли алмас идем. Тәрбиям шундыйдыр инде.
– Җор теллелек нәселдән киләме?
– Нәселебездә артистларның булганы юк. Әти җырлаган, аның моңы миңа караганда көчлерәк. Нәселебездә кеше көлдерүче мин генә. Ә болай, артист булырга хыялланмаган идем. Хирург булырга теләдем. Мәктәптә скетчларда катнашып йөргәч, башта театр училищесында имтихан биреп карадым. Медицина училищесына имтиханнар соңрак буласы иде. Анда кабул иттеләр дә, шунда калдым инде. Драма артисты булырга укыдым, Буа театрына кайтып, биш ел эшләдем. Аннан үземнең арбамны булдырдым. Ун ел шушы юнәлештә, эшемне бик яратам. Үземне формада тотарга тырышам. Тизрәк тамашачы алдында чыгыш ясарга насыйп булсын иде инде.
Чыганак: Ватаным Татарстан