«Әни булдым бүген! Нинди шатлык!»

Әни булдым бүген! Күңелемдә
Хисләр сыймый җилгә талпынды.
Җаным җилләр белән бергә очты,
Мең ярылды… Мең кат яралды…

Кисәкләргә бүлгәләнде җаным,
Балам өчен,үзем өчен дә.
Тагын мең кисәге нарасыйның
Үтәр көне, гаме өченгә….

Кеше төсле түгел, шатлыгымнан
Елый-елый аңа сыенам…
Инде хәзер ялгыз түгел җаным,
Балам белән бөтен тоелам…

Әни булдым бүген! Нинди шатлык!
Йокламыйча таңны аттырдым,
Сизеп тордым җаным-тәнем белән
Бар дөньямның чәчәк атуын

Ишетелде микән башкаларга
Гөлнең җыры, чәчәк тулганда…
Мин ишеттем,
мондый моңны бары
Ишетәсең ӘНИ булганда…

Алинә Хисамиева

Бәйле