«Үткәннәрне ялмап алган инде «гомер-ут»

Үткәннәрне сагынмыйкчы, дуслар,
Яшьлеккә бит кире кайту юк.
Бүген белән яшик! Үткәннәрне
Ялмап алган инде «гомер-ут».

Сагынсак та зар-интизар булып,
Хәтер йомгакларын сүтәргә
Бер мизгел дә җитә, бала чакка
Әйләнеп лә кайтып китәргә…

Үткән гомер «хәтер-кино» гына —
Анда калды безнең балачак,
Яшьлек хыяллары тулы күңел
Һәм билгесез безнең киләчәк.

Инде бар да ачык… Гомер узды,
Нәтиҗәләр ясар чак җитте.
Сизми калдык гомер узганлыгын,
Искән җилдәй үтте дә китте.

Картлыгыбыз бик бәхетле булсын,
Моңа кадәр кылган гамәлләр
Тыныч яшәү бирсен… Ахыргача
Янда булсын безнең балалар.

Айсылу Рәхим

Бәйле