МЧ: Төркия туристлар кабул итәргә  җыена

Дөньяда коронавирус эпидемиясе азынуына карамастан, Төркия быел җәй туристлар кабул итәргә  җыена.

Моның өчен Төркия хөкүмәте җәйге яллар сезоны башлану белән “Сәламәт туризм сертификациясе” программасын эшләтеп җибәрмәкче. Ул туристлар һәм тармакта эшләүчеләр хәвефсезлеген тәэмин итү буенча киң чараларны үз эченә алачак.

Төркия мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Эрсоя сүзләренә караганда, майда кунакханәләр һәм башка туристик объектлар хәвефсезлек сертификатларын ала башлаячак. Программаның максаты – илдә туристларның хәвефсез һәм гигиеник яллары өчен шартлар тудыру, шулай ук аларны уңайлыклар белән тәэмин итү. Төрек кунакханәләре хуҗалары исә коронавирус пандемиясе сүлпәнәя башлаганнан соң бәяләрне күтәрмәячәкләре хакында ышандыралар. Сүз уңаенда әйтик: Төркиядә коронавирусны 139 мең кеше йоктырган, 3,5 меңе вафат булган.

Греция дә туристлар кабул итәчәген белдерде. Тик илгә килүче туристларның кулында коронавирус булмавы турында белешмәләре булырга тиеш. Урындагы властьлар планына ярашлы, кунакханәләр июньнән ачыла башлаячак. Греция туризм министры Харис Теохарис белдерүенчә, сезон тулы куәткә июльдән ачылачак һәм кимендә 3 айга кадәр, ә сорау зур булган хәлдә октябрь-ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Үзебезнең данлыклы курортлар Сочи һәм Кырымда исә җәйге яллар сезоны июль яки августтан ачылуы көтелә. Русия курортларында июньдә ял итүгә исәп тотарга кирәкмәс дип саный РФ туроператорлар ассоциациясе. Экспертлар Кырымда сезон июль уртасында яки ахырында ачылырга мөмкин дип саный. Озын сүзнең кыскасы, ялларын Сочи якларында үткәрергә теләүчеләр август аена исәп тотарга  тиешләр.

Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерүенә караганда, эпидемия куркынычы кимегән очракта Төньяк Кавказ, Краснодар крае һәм Кырым курортлары эчке туризм өчен ачык булачак.

Хәер, без планнар корабыз, тик барысын да Аллаһы Тәгалә үзе хәл итә шул…

Чыганак : "Өмет"

Бәйле