Матбугат: Уфада COVID-19дан уйлап табылган даруны сыныйлар

Башкортстанда COVID-19дан уйлап табылган даруның клиник сынаулары башланган, дип хәбәр итә «Вести Башкортостан».

“Левилимаб” препараты яңа коронавиру инфекциясен йоктырганнарны дәвалар өчен эшләнелгән. Сынаулар Русиянең 3 үзәгендә бара. Шуларның берсе — БДМУ клиникасы (элекке 6 санлы дәваханә).

Әле сынауларның беренче этабы бара. Анда 10 уфалы катнаша. Дару препараты чирлеләрне дәвалар өчен тәгаенләнгән. Тән тиресе астына  1 кабат инъекция ясыйлар. Беренче тестларның нәтиҗәләре июньдә билгеле булачак. Аннары сынауларның икенче этабы башланачак.

“Препаратның клиник сынавының беренче этабы июнь ахырында тәмамланачак, — диде БДМУ клиникасының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире Булат Бакиров. — Аннары бу препаратның нәтиҗәлелеге буенча мәгълүмат әзерләнәчәк. Шуңа мин якын арада пациентларны дәвалар өчен препарат алырбыз дип өметләнәм”.

Чыганак : "Өмет"

Бәйле