МЧ: Табибның гамьсезлеге аркасында… үлгән

Республика клиник дәваханәсенең баш табибы урынбасарын үз бурычларына салкын карашта булганы өчен хөкем итәчәкләр. «Ъ-Уфа» язуынча, дәваханә җитәкчесенең акушерлык-гинекология ярдәме буенча урынбасары Марина М.ны ваемсызлыкта гаеплиләр. Нәкъ табибның гамьсезлеге аркасында пациент ханым үлгән.

Мәрхүм хатынның туганнары вәкиле Александр Войцех сүзләре буенча, 42 яшьлек йөкле ханым срогының соңгы көннәрендә республика клиник дәваханәсенә мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, хатынның карынындагы баласының үлеме расланган. Тик… ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче хатынны дәваханәгә салыр һәм операция ясар урынга кире Нефтекамага җибәрәләр. 19 майда  хатын шәһәр дәваханәсендә септик шоктан үлгән.

Ул гына түгел, суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча, әлеге хатын РКБ-да тиешле ярдәм күрсәтелмәү аркасында үлгән. Гаепләү карары  чыгарылганнан соң, Уфаның Киров район судында җинаять эше каралачак.

Чыганак : "Өмет"

Бәйле