Матбугат: Хатынына үч итеп… нишләгән?

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек ирне гражданлык никахы белән яшәгән элекке хатынының машинасына ут төртүдә шикләнәләр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 36 яшьлек хатын никахсыз яшәгән элекке ире белән сүзгә килә. Ул ирне уртак балаларын матди яктан үстерешергә ярдәм итмәвендә гаепли.

Җиңел булмаган сөйләшүдән соң хатын өенә кайтып китә, әмма күп тә үтми аның ишеген элекке ире кага һәм йорт  ихатасында машинасы дөрләп януын хәбәр итә.

—   Полицейскийлар фикеренчә,  җинаятькә нәкъ үпкәләгән ирнең катнашы булуы ихтимал. Ир кылган эшен таныган һәм, хатынга ачуы килеп, машинасына ут  төртүен дә әйткән.Ут төртүчегә карата “Аңлы рәвештә милекне бозу яисә юкка чыгару” маддәсе буенча җинаять эше ачылган, – дип хәбәр итәләр РФ Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә.

Чыганак : "Өмет"

Бәйле