МЧ: танышын вәхшиләрчә үтергән

Башкортстанда суд үзенең танышын вәхшиләрчә үтергән иргә хөкем карары чыгарган.

Бу хакта Транспорт буенча Урал тикшерү идарәсе хәбәр итә дип яза “КП-Уфа” басмасы.

Бу коточкыч җинаять 2018 елның 22 октябрендә Белорет районында була. Ике ахир тимер юлга якын урында исерткеч эчемлек эчә. Берзаман танышлар арасында бәхәс куба. Гаепләнүче ир шешәдәшен эләктереп алып, тимер юлга аркылы сала һәм пассажир поезды килеп җиткәнче шунда тотып тора.

“Локомотив бригадасы әгъзалары тиз арада поездны туктатырга тырыша. Әмма ара аз булу аркасында, фаҗигадан качып котылып булмый. Ир алынган җәрәхәтләрдән урында ук җан бирә”, – диләр хокук саклау органында.

Җинаятьчене суд ун елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Чыганак: "Өмет"

 

Бәйле