МЧ:авылдашларын җәзалап үтергәннәр

Башкортстанның Кушнаренко районында яшәүче ике ир 57 яшьлек бер авылдашларын җәзалап үтергәннәре өчен хөкем ителгәннәр. 2018 елның сентябрендә бу коточкыч хәбәр бөтен республикага таралган иде.

«КП – Уфа» хәбәр итүенчә, хәл болай булган: ике дус мәрхүмне эчәргә чакырганнар. Хәмер башларына киткәч, дусларның берсе бу һәлак булучы белән низагка кергән. Кайчандыр апасын кыерсытуы өчен ул аңа бәйләнгән. Кызган баштан эш кул күтәрүгә үк барып җиткән һәм хөкем ителүче бу ирне типкәли һәм көрәк белән кыйный башлаган. Иптәше дә аңа ярдәмгә килгән.
Җинаятьләре моның белән генә дә бетмәгән әле – дуслар кыерсытылучының бер аягын бау белән агачка, ә икенчесен машиналарына бәйләгәннәр. Шуннан берсе рульгә утырып, кузгалып киткән. Бу рәвешле алар ирне газаплаганнар, үч алганнар. Машинага тагып, 1,5 чакрым сөйрәтеп баргач, бер чокырга ташлап, өйләренә кайтып киткәннәр.
Җинаятьчеләрнең берсенә, суд хөкем карары чыгарып, 1,6 ай каты режимлы төзәтү колониясенә озату һәм аннан соң 15 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән. Икенчесен, 1,6 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә җибәреп, 13 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Беренчесе үз гаебен өлешчә генә таныган, ә икенчесе гаебен бөтенләй танымаган, мин дустыма ярдәмләштем генә, мәетне яшерергә булыштым, дип аңлаткан.

Чыганак  "Өмет"

Бәйле