Башкортстаннан табиб һәм шәфкать туташы COVID-19 пандемиясе вакытында һәлак булган Русия медицина хезмәткәрләренең «Хәтер исемлегенә» кертелгән. Бүгенге көндә анда илнең төрле төбәкләреннән 300 дән артык медик күрсәтелгән.
Май башында Мәскәү өлкәсендә яңа коронавирус инфекциясеннән Уфадан 28 яшьлек табиб, Егорьевск РҮХнең 3нче сырхауханәсе терапевты Наил Саматов вафат булды. Ул узган ел гына Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган булган. Табиб коронавирусны пациенттан йоктырган.
Апрель аенда COVID-19дан Бәләбәй үзәк район дәваханәсенең 56 яшьлек шәфкать туташы Елена Никанорова вафат булды. Хатын РҮХнең балалар бүлегендә эшләгән, әмма хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле, хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә эшкә күчерелгән, анда пневмония белән пациентлар килә башлаган. Ул диабет белән чирләгән булган. Шәфкать туташы республикада инфекциядән үлүчеләр исемлегендә 18нче булды.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 300дән артык медицина хезмәткәре яңа коронавирус инфекциясен йоктырган.
Чыганак: "Өмет"