Матбугат: Октябрьскийны кортлар баса

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүчеләр чаң суга. Шәһәр халкы зур бөҗәкләр басып алуга зарлана. Бөҗәкләрнең фотосурәтләре белән алар социаль челтәрләрдә уртаклаштылар.

Билгеле булганча, шәһәргә ефәк корты төшкән. Алардан 300 төр үсемлекләр, куаклар һәм агачлар зыян күрә.

Бакчачылар бу корттан бернинди химик матдәләр дә ярдәм итми дип зарлана. Киләсе елга нәтиҗәләрнең бик җитди булырга мөмкинлеген билгеләп үтә. Мондый күренешнең бер сәбәбе итеп җылы кышны атыйлар.

Чыганак: "Өмет"

Бәйле