«Һич сагынмас кебек идем»

Кайда да бер кояш,—дидем,—
Киттем ялгыз башларым;
Калдырдым шул туган якның
Айларын, кояшларын.

Һич сагынмас кебек идем,
Бик сагындым, дусларым!

Талпынышыннан таныймын
Туган якның кошларын;
Яз җиткәнен көтмәс идем,
Кайтыр идем кышларын.

Һич сагынмас кебек идем,
Бик сагындым, дусларым!

Хәлләремне сорамагыз,
Була төрле чакларым;
Коштай очып барып җитсен
Сезгә сәлам хатларым.

Һич сагынмас кебек идем,
Бик сагындым, дусларым!

Рим Идиятуллин

Бәйле