29 майда Башкортстанның Нефтекама шәһәре мэриясе каршында бер ир үзенә ут төрткән булып кыланган.
“Башинформ” мәгълүматлары буенча, моннан бер көн алда ир шәһәр хакимиятенә милеккә кагылышлы таләпләр чыгарган һәм чиновникларга янаган. Эш шунда икән: нефтекамалы ир үзенең арендалаган җир участогы аша мэриянең янгын сүндерүче машиналар өчен юл төзү карары белән ризалашмаган. Шәһәр хакимиятендә исә бу вакыйгага карата шндый комментарий биргәннәр:
“Янгын сүндерү машиналары өчен юл оештыру таләбен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күрсәтмәләренә ярашлы башкарырга кирәк иде, чөнки якында гына күп фатирлы йорт төзелеп бетү өстендә тора. Башка урау юллар юк анда. Бу янгын хәвефсезлеге таләбе”, – ди шәһәр хакимияте башлыгының төзелеш сораулары буенча урынбасары Наҗар Сәләхов.
Видео кадрларында ирнең яна торган сыекчаны асфальтка агызуы аермачык күренә. Асфальтка “гөлт” итеп ут кабуы була, берничә ир (мөгаен, ирнең әшнәләредер) ут төртүчене ялкыннан читкә этәреп җибәрә.
Әле хокук саклау органнары бу вакыйга буенча тикшерү үткәрәләр.
Чыгангак "Өмет"