Матбугат: Башкортстанда туучылар саны аз

Башстат республикада 2020 елның гыйнвар-март айларында үлем күрсәткече буенча статистиканы игълан итте.

Аннан күренүенчә, төбәктә халык табигый кими: үлүчеләр һәм читкә чыгып китүчеләргә караганда балалар азрак туа. Атап әйткәндә, 4 ай эчендә 9789 сабый дөньяга килгән, 2019 елда бу сан 10446 булган. Үлүчеләр күрсәткече – 12391 (былтыр – 12850). 27710 кеше (2019 елда – 29334) республикадан киткән.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үлүчеләр саны кимесә дә, ни кызганыч, яман шештән гомерләре өзелүчеләр саны арткан. 2019 елда бу сан 1756 булса, быел – 1826. Шулай ук ашкайнату чирләреннән үлүчеләр дә күбәйгән – 560 очрак, былтыр 550 теркәлгән. Инфекция чирләреннән мәрхүм булучылар саны – 211 кеше, бер ел элек бу күрсәткеч 182 булган.

Чыганак "Өмет"

Бәйле