МЧ: COVID-19ны кичерүчеләргә беренче чиратта…

COVID-19ны кичерүчеләргә беренче чиратта үпкәләрен, бөерләрен һәм баш мие эшчәнлеген тикшертергә кирәк, ди Джордж Мейсон Университеты профессоры, биологик фәннәр докторы Анча Баранова.

”COVID-19 белән авырганнан соң  организмның өч төп системасын – үпкәләрне, бөерләрне һәм баш миен тикшертергә кирәк. Үпкәләр белән пульмонологка барырга кирәк. Бөерләрне тикшертү дә урынлы булыр. Аның халәтен иң киң таралган анализ – кан биохимиясе – күрсәтәчәк. Биохимиядә бөерләр эшчәнлеген тасвирлаучы күрсәткеч бар. Ул нормада булса, нефрологка барырга кирәкми, тайпылышлар булды исә, бу белгечкә күренү хәерле булыр”, – ди Баранова.

Баранова сүзләре буенча, коронавирус бөерләр эшчәнлегенә тәэсир итүе хакындагы мәгълүматлар инде расланган.

“Өченче система –  үзәк һәм периферия нерв системасының эшчәнлеге. Күп тапкырлар билгеләнүенчә, вируста нейроялкынсынулар була”,  дип белдерә профессор.

Баранова шуны да искәртте, коронавирустан соң кешеләрнең хәтере начараерга, баш авыртулар барлыкка килергә, зиһен туплау сәләте кимергә мөмкин.

“Бу проблемалар белән конкрет ниндидер белгечкә бармыйлар, әмма барыбер моның  белән эшләргә кирәк. Мөгаен,  бу очракта невропатологка бару урынлыдыр”, – ди галим.

Чыганак "Өмет"

Бәйле